Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Изге гамәл кылучылардан үрнәк алыйк!

Шу­шы көн­нәр­дә пен­си­о­нер Әр­җү­дә Нә­җи­по­ва Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­ше­нә 200 мең сум ак­ча кү­чер­гән. Дө­рес­рә­ге, өлеш­ләп 200 мең сум ак­ча­сын тө­зе­леш­кә керт­кән.

Ал­ла­һы­ның бир­гә­не­нә шө­кер, шә­һә­ре­без­дә Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­ше дә­вам итә. Иман йор­тын тор­гы­зу кы­зу тем­п­лар бе­лән ба­ра. Тө­зү­че­ләр ко­ры көн­нәр­не буш­ка уз­дыр­мый­лар. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без дә, пред­при­я­тие һәм оеш­ма җи­тәк­че­лә­ре дә из­ге эш­тән чит­тә кал­мый.

Шу­шы көн­нәр­дә пен­си­о­нер Әр­җү­дә Нә­җи­по­ва Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­ше­нә 200 мең сум ак­ча кү­чер­гән. Дө­рес­рә­ге, өлеш­ләп 200 мең сум ак­ча­сын тө­зе­леш­кә керт­кән. 84 яшь­лек әби 20, 10, 100 000 сум ак­ча­сын иман йор­ты­на бү­ләк ит­кән. Шу­лай итеп бер ел эчен­дә аңар­дан из­ге эш­кә 200 мең сум кер­гән.

“Әр­җү­дә Мир­дә­мө­кәр­рир кы­зы 84 яшь­тә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып бар. Скан­ди­на­вия та­як­ла­ры бе­лән йө­ри. 20 мең сум пен­сия ала. Ал­ла­һы­ның бир­гә­не­нә шө­кер итеп яшә­ү­че әби­гә Җә­мигъ мә­че­тен тө­зү­гә яр­дәм күр­сә­тү фон­ды бик рәх­мәт­ле”, ди Якуб абый.

Чын­нан да, Ак әби­нең бу га­мә­ле хөр­мәт­кә ла­ек. Мат­бу­гат ча­ра­ла­рын­да көн са­ен мо­шен­ник­лар ят­мә­се­нә эләк­кән пен­си­о­нер­лар ту­рын­да хә­бәр­ләр чы­га. Тор­мыш­ның әче­сен-тө­че­сен үз җил­кә­лә­рен­дә та­ты­ган өл­кән бу­ын­ның мон­дый хәл­гә тө­шүе кыз­га­ныч. Алар мөм­кин­лек­лә­рен­нән чы­гып, хә­ләл ак­ча­ла­рын Әр­җү­дә әби ке­бек игелек­кә са­рыф ит­сә­ләр, күп­ме са­вап алыр­лар иде.

Фонд җи­тәк­че­се Уел Хө­сә­е­нов әй­тү­ен­чә, га­ди граж­дан­нар мә­чет тө­зе­ле­ше­нә те­ләп ак­ча кү­че­рә. “Ке­ше­ләр 50, 100 сум, 3 мең сум да би­рә. Әл­бәт­тә, зур сум­ма­да ак­ча кү­че­рү­че­ләр дә бул­га­лый. Еш кы­на алар бил­ге­ле эш­мә­кәр­ләр яки эре ком­па­ни­я­ләр бу­лып чы­га. Шә­һәр­нең үзәк мә­че­тен тө­зү­че­ләр эш­нең бер өле­шен буш­лай баш­ка­ра. Бу да – иге­лек­ле га­мәл­гә җит­ди өлеш. Соң­гы ва­кыт­та Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­ше­нә яр­дәм күр­сә­тер­гә те­лә­ү­че­ләр­нең ар­туы кү­ңел­ләр­не шат­лан­ды­ра”, ди Уел Га­ли­мо­вич.

Агым­да­гы ел­ның ту­гыз аен­да фонд­ка 25 мил­ли­он сум ак­ча җы­ел­ган. Аның 4 мил­ли­он 400 ме­ңен бил­ге­сез бу­лып ка­лыр­га те­лә­гән ке­ше­ләр бир­гән. “Мин пен­сия ал­ган са­ен Җә­мигъ мә­че­те тө­зе­ле­ше­нә ак­ча би­рер­гә ты­ры­шам. “Там­чы­дан күл җы­е­ла”, ди­гән та­тар ха­лык мә­ка­лен ис­тә то­тып, иге­лек­ле эш­кә мөм­кин­лек­лә­рен­нән чы­гып, шә­һәр­дәш­лә­ре­без дә үз өле­шен керт­сен иде. Бу бик са­вап­лы га­мәл бит. Ал­лаһ йор­ты тө­зе­ле­ше­нә өлеш керт­кән ке­ше­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә мә­чет­тә на­маз укы­ган са­ен до­га кы­лы­на. Шу­ны ис­тә тот­сак иде”, ди шә­һәр­дә­ше­без Рәм­зия Кә­би­ро­ва.

Зөл­фия ГА­ЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X