Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт кенәгәләре юкка чыгачак

Бу турыда "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Россия Пенсия фондының Чаллы бүлеге башлыгы Эдуард Фәттахов әйтте

2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә алып баруга юнәлдерелгән федераль законнар үз көченә керде. Оператор-Россия Пенсия фонды. Нәтиҗәдә, традицион кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон кенәгәләр киләчәк.

"Электрон хезмәт кенәгәләре эш бирүчеләр тарафыннан пенсия фондына тапшырыла торган мәгълүматлар нигезендә эшләүче гражданнар өчен формалашачак. Мондый мәгълүматлар хәзерге кәгазь хезмәт кенәгәсендә исәпкә алынганча калачак", - дип аңлатты Россия Пенсия фондының Чаллы бүлеге башлыгы Эдуард Фәттахов.

Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калырга тели икән, аңа 2020 ел азагына кадәр бу хакта эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк, бу очракта эш бирүче кәгазь хезмәт кенәгәсен электрон кенәгә белән беррәттән алып барачак. Эштән киткәндә эш бирүче хезмәткәргә махсус форма яки электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирә, формасын хезмәткәр үзе сайлый. Әгәр хезмәткәр бу документны югалтса, барлык мәгълүматларны РПФ мәгълүматлар базасыннан алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация