Коточкыч авариядә Чаллыдан әниле-уллы һәлак булдылар - ФОТОЛАР
Көн темасы

Коточкыч авариядә Чаллыдан әниле-уллы һәлак булдылар - ФОТОЛАР

Чистай-Түбән Кама трассасында коточкыч юл һәлакәте булды. Анда Чаллы шәһәре кешеләренең гомере өзелде.

Чистай-Түбән Кама юлында "Шевроле Лачетти" җиңел машинасы белән цистерна таккан "Сканиа" фурасы бәрелешә. Каты бәрелү нәтиҗәсендә ике машинаны да читкә алып ата. Иномаркадан бернәрсә дә калмый диярлек.

"Шевроле Лачетти" машинасының 42 яшьлек йөртүчесе һәм аның пассажиры - 65 яшьлек хатын-кыз урында ук һәлак булалар.
 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев