Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләр дистанцион укытуга күчәргә мөмкин

Парламентарий билгеләп үткәнчә, дистанцион укуга күчү авыруга каршы көрәштә беренче адым гына булачак.

Дәүләт Думасы депутаты Федот Тумусов, коронавирус инфекциясенең тиз таралуына бәйле рәвештә, мәктәпләр укытуны дистанцион формага кайтарырга мөмкин дип белдергән . Бу хакта ул Sputnik радиосында оештырылган әңгәмә вакытында хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, бер-ике атна элек кенә 3 меңгә якын кешегә коронавирус диагнозы куелган булса, бүгенге көндә инде әлеге күрсәткеч дистәләгән меңнән артып киткән. Шул ук вакытта, парламентарий билгеләп үткәнчә, дистанцион укуга күчү авыруга каршы көрәштә беренче адым гына булачак.

Татарстанда исә узган тәүлектә тагын 202 кешедә коронавирус табылган. Ай башында бу сан 40тан артмый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация