Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мэр сабыр булырга өнди

Дүшәмбе киңәшмәсендә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр турында сүз булды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев халыкны да, подрядчы оешмаларны да түземле булырга чакырды. «Барыгызны да сабыр булырга чакырам. Ремонт барганда уңайсызлыклар килеп чыга. Кешеләргә аңлатырга, уңайсызлыклар өчен гафу сорарга, планлаштырылган эшләрне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк», – диде мэр.

Ул ТР Президенты тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасын уникаль дип бәяләде. «Без моның өчен Президентыбызга рәхмәтле», – диде ул.  

Быел Чаллада 119 ишегалды төзекләндерелергә тиеш, аларның 59ында эшләр бара инде. Наил Мәһдиев: «Соңрак ял итәрбез» дип, бу эштә катнашучыларны шимбә, ял көннәренә карамыйча, һава торышы яхшы булганда, ялсыз эшләргә чакырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация