Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мэрдан - акча, үзенә - кызыл галстук

140 оешма арасында Чаллы укучылар советы оешмасы  республикада иң яхшысы дип табылган.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр укучылар советы активы белән очрашты. Чаллыда  әлеге оешма барлыкка килүгә быел 18 яшь тулды.

Советта барлыгы 136 укучы-депутат эшли. Чаллы укучылар Советы эшчәнлеге Татарстанның иң яхшы инновацион идеяләре бишлегенә кергән. 140 оешма арасында Чаллы укучылар советы оешмасы республикада иң яхшысы дип табылган.

Наил Мәһдиев оешманы: «Уңышлы проект. Ул актив балаларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Сез республикада иң текә укучылар оешмасы», – дип бәяләде.

2023 елда укучылар советы урнашкан 15нче балалар иҗат үзәгенә 45 ел тула. Шул уңайдан биредә «Ковер» интеллектуаль мәйданы булдырырга телиләр. Моның өчен мэрдан 200 мең сум акча сорадылар .

Мэр укучылар советының үтенечен кире какмаячагын белдерде. «Чаллыда белем һәм тәрбия алу өчен барлык мөмкинлекләр  бар. 8 елда 6 заманча мәктәп төзедек. Алар барысы да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.  Без заманча мәктәпләрдә инициативалы, тормышка эзерлекле яшьләр укысын өчен акчаны кызганмыйбыз», – диде ул.

Быел пионер оешмасының тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан очрашуда шәһәр мэрына кызыл галстук һәм пионер значогы бүләк иттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация