Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев Сабантуйга атап махсус торт чыгарырга тәкъдим итте

Эшмәкәрләр декадасы кысаларында Эльвира Максимова чакыруы буенча шәһәр мэры Наил Мәһдиев The Medovik кондитер-кафега барды.

Бу Эльвира белән Маратның үзләре төзегән гаилә бизнесы, аларның клиентлар базасында даими йөрүчеләр 1200 кеше исәпләнә. Узган ел аларның хезмәте белән 45000 сатып алучы файдаланган. 

 

 

The Medovikны Чаллыда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә беләләр һәм хөрмәт итәләр. Әлеге кафе Түбән Камада да ачылды.

 

 

Эльвира Максимовабелеме буенча - камыр әйберләре җитештерү буенча инженер-технолог. Хәзер ул продукциянең җитештерелү процессын контральдә тота, ә тормыш иптәше Марат оештыру эшләре белән идарә итә. Аларның кафесы урнашкан бина баштан җәмәгать туклануы өчен проектланган иде. Алар шунда ук җитештерелгән продукцияне һәм кофе тәкъдим итәләр.  Ә стена артында кондитер әйберләре пешерү цехы.

 

 

Эшмәкәр Максимовлар ирешелгәндә генә туктап калырга уйламый, алар киләчәктә кулинария мәктәбе ачырга планлаштыра. Ул кафе белән янәшә бинада урнашкан.  Якты, иркен кабинетларда башлап кына килүче һәм индепрофессионалга әйләнгән кондитерлар өчен масстер-класслар уза.  Биредә Эльвира Максимовадан кала, шәһәрнең кайбер танылган оста пешекчеләре дә укыта.

 

 

Студиядә өстәлләр бик уңайлы урнашкан, өстәл артына ике яктан да кереп утырырга була. Бу идеяне шәһәр мэры Наил Мәһдиев бик уңай бәяләде.

 

 

Сөйләшү барышында, биредәге җиһазлар Чаллы җитештерүчеләреннән алынганы билгеле булды.Шул күңелле әңгәмә барышында Наил Мәһдиев быелгы Сабантуена махсус торт әзерләп чыгарырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев