Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: "Театрларга, кинотеатрларга, концерт залларына эшләү рөхсәт ителә"

Татарстан яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләү чараларын киметүнең өченче этабына күчә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән бергә узды. Республикада көн саен 30лап  яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлә, диде Рөстәм Миңнеханов, үткән атнада 200 яңа авыру очрагы теркәлгән. 15 августка яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 6046ка җиткән. Яңа очраклар арту темпы 0,5% тәшкил итә. Гомумроссия рейтингында төбәкләр арасында Татарстан 82 нче урында (Идел буе федераль округы буенча – 14 урында).
 

«Без чикләүләрне киметүнең өченче этабына күчәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – Роспотребназдорның, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының системалы һәм бердәм эше һәм муниципалитетларыбызның зур ярдәме нәтиҗәсе. Коронавирус темасы көн тәртибеннән төшеп калмый, без әкренләп чикләүләрне киметәчәкбез. 17 августтан шунда булучылар санына карата санитар нормаларны һәм таләпләрне катгый үтәгән килеш, театрларга, кинотеатрларга, циркка, концерт залларына һәм аквапаркларга эшләү рөхсәт ителә – кешеләр саны урыннар санының 50%ыннан артмаска тиеш». Ачык мәйданчыкларда катнашучылары 100 кешедән артмаган төрле чаралар уздырырга мөмкин, биналарда – 50 кешедән, спорт чараларында – тамашачыларның гомуми саныннан 10%ы түгел, ә 25% булырга мөмкин. Җәмәгать туклануы объектларында 50 кешедән артмаган чаралар уздыру рөхсәт ителә.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X