Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саклансак кына сәламәт булырбыз

Бү­ген­ге көн­дә Чал­лы­да ОР­ВИ бе­лән авы­ру­чы­лар са­ны күпь­ел­лык күр­сәт­кеч­ләр­дән 47,1% ка юга­ры. Әле­ге мәгъ­лү­мат­лар­ны Рос­пот­реб­над­зор­ның ав­то­шә­һәр­дә­ге тер­ри­то­ри­аль бү­ле­ге ки­те­рә. 5 ок­тябрь­дән 11 ок­тябрь­гә ка­дәр 4 159 оч­рак тер­кәл­гән. Уз­ган ат­на бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ста­тис­ти­ка 19,4% ка арт­кан. Шул ук ва­кыт­та грипп оч­рак­ла­ры юк.

Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, элег­рәк шә­һәр­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау баш­лы­гы Алек­сандр Ни­ко­ла­ев Чал­лы­да йо­гыш­лы авы­ру­лар­ны ка­бул итү­гә йөк­лә­неш ар­ту­ын бил­ге­ләп үт­те. Мо­ның сә­бә­бе – ОР­ВИ бе­лән авы­ру­чы­лар са­ны­ның ар­туы. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, Та­тар­стан­да пер­чат­ка ре­жи­мы­на һәм кат­гый чик­лә­ү­ләр­гә әй­лә­неп кай­тыр­га җы­ен­мый­лар. Әм­ма ОР­ВИ һәм грипп күр­сәт­кеч­лә­ре ар­ка­сын­да ае­рым чик­лә­ү­ләр ло­каль рә­веш­тә кер­те­лер­гә мөм­кин.

 “Без ОР­ВИ һәм грипп бе­лән бәй­ле вәз­гы­ять­не кү­зә­тә­без һәм, га­дәт­тә­ге­чә, һәр се­зон­да үз-үзең­не сак­лау бе­лән бәй­ле ча­ра­лар кү­рә­без. Мә­сә­лән, мә­дә­ни, спорт, мас­са­кү­ләм ча­ра­лар үт­кәр­гән­дә, нин­ди дә бул­са объ­ект­лар­да, шул исәп­тән ба­ла­лар кол­лек­тив­ла­рын­да бе­раз чик­лә­ү­ләр кер­тү ел са­ен ка­бат­ла­на тор­ган хәл", дип аң­лат­ты Лю­бовь Ав­до­ни­на.

Та­тар­стан­да яңа ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се­нең үсеш тем­пы элек­ке­ге дә­рә­җә­дә ка­ла, ул – 0,4%. Әле­гә, ки­леп ту­ган хәл­не исәп­кә алып, нин­ди дә бул­са кат­гый­лан­ды­ру яки чик­лә­ү­ләр план­лаш­ты­рыл­мый. Хә­зер­ге ва­кыт­та Чал­лы­да яңа ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се бе­лән авы­ру­ның 800 дән ар­тык рас­лан­ган оч­ра­гы тер­кәл­гән. 100 мең ке­ше­гә авы­ру­лар са­ны 159,7не тәш­кил итә, бу рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча ур­та­ча күр­сәт­кеч­тән 14,4%ка тү­бән­рәк.

Үз чи­ра­тын­да шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев Рос­пот­реб­над­зор­га һәм ти­еш­ле хез­мәт­ләр­гә шә­һәр­дә эпи­де­ми­я­гә кар­шы ча­ра­лар үтә­ле­шен кон­троль­дә то­ту­ны кө­чәй­тер­гә куш­ты.Сүз кем­гә­дер штраф са­лу ту­рын­да бар­мый. Мин ти­еш­ле хез­мәт­лә­ре­без­гә ча­ра­лар кү­рү­не со­рар идем. Кем­не дә бул­са ышан­ды­рыр­га, аң­ла­мый ка­лу­чы­лар­га ка­ра­та ад­ми­нис­т­ра­тив йо­гын­ты ча­ра­ла­рын кул­ла­ныр­га ки­рәк. Әгәр аң­ла­мый икән, ма­те­ри­ал­лар­ны суд­ка җи­бә­рер­гә ки­рәк, ди­де мэр.

Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, без про­фи­лак­ти­ка ча­ра­ла­рын үтәр­гә һәм үз-үзе­без­не сак­лар­га ти­еш. Җә­мә­гать урын­на­рын­да, тран­с­порт­та мас­ка кию, кул­ла­рын ях­шы­лап юу һәм со­ци­аль дис­тан­ция сак­лау бү­ген­ге көн­дә бик мө­һим!

 

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация