Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сал­кын фев­раль­нең – “кай­нар” узыш­ла­ры

Чал­лы ип­под­ро­мын­да, Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов ку­бо­гы­на тра­ди­ци­он кыш­кы хәй­рия ав­тоу­зыш­ла­ры уз­ды.

­Көн шак­тый су­ык бу­лу­га ка­ра­мас­тан, узыш­лар мәй­да­ны­на спорт­ның әле­ге тө­рен яра­ту­чы­лар шак­тый җы­ел­ды. Ярыш­лар­ның тан­та­на­лы ачы­лы­шы­на шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, ТР спорт ми­нис­т­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Хә­лил Шәй­хет­ди­нов та кил­гән иде. “Иле­без­нең ав­то­мо­биль сә­нә­га­те баш­ка­ла­сы­на ки­лер­гә мөм­кин­лек тап­кан өчен ба­ры­гыз­га да рәх­мәт­ле­без. Кә­еф­ләр кү­тә­рен­ке, һа­ва то­ры­шы шәп. Бү­ген­ге ярыш­лар­да иң җи­тез спорт­чы җиң­сен иде”, – дип кат­на­шу­чы­лар­ны сә­лам­лә­де На­ил Гам­бәр улы.

Ярыш­лар­га исә Ка­зан, Ижау, Ча­бак­сар, Ма­рий-Эл, Санкт-Пе­тер­бург, Мәс­кәү, Толь­ят­ти һәм Баш­корт­стан узыш­чы­ла­ры кил­де. Алар Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы чем­пи­о­на­ты кыс­ала­рын­да “1400”, “1600” һәм “Ирек­ле” дис­цип­ли­на­лар­да, өч класс бу­ен­ча ос­та­лык­ла­рын сы­на­ды.

 

Ав­тос­порт­чы­лар 22 әй­лә­неш бу­ен­ча узыш­ты­лар. Нә­ти­җә­дә, “1400” клас­сын­да – Ва­си­лий Ко­раб­лев, “1600” клас­сын­да Олег Жа­во­рон­ков чем­пи­он бул­ды. Мон­нан тыш, Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов, шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов при­зы­на да узыш­лар ма­вык­тыр­гыч үт­те. Җи­ңү­че­ләр­нең ба­ры­сы­на да кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды.

Әле­ге узыш­лар Та­тар­стан чем­пи­о­нын ачык­лау мак­са­тын­нан гы­на тү­гел, ә иң мө­һи­ме – ятим­нәр йор­ты­на яр­дәм итү йө­зен­нән дә оеш­ты­ры­ла. Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов җыр­чы­лар ара­сын­да хәй­ри­я­че­лек­кә зур өлеш кер­тү­че­ләр­нең бер­се. Ул Ка­зан­да, соң­гы көн­нә­рен хос­пис­та үт­кә­рү­че­ләр­гә, Чал­лы­да ятим­нәр йор­тын­да тәр­би­я­лә­нү­че­ләр­гә да­и­ми бу­лы­ша. Шун­лык­тан аның уй­ла­ган бар ни­ят­лә­ре уңыш­лы тә­мам­ла­на да ин­де.

“Хәй­рия узыш­ла­рын 25нче тап­кыр уз­ды­ра­быз, Ал­лаһ­ка шө­кер, шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре аң­лап, ча­ра­ны оеш­ты­ру­га зур өлеш кер­тә­ләр. “Ятим­нәр йор­ты­ның ишек тот­ка­сы ал­тын бул­са да, ан­да тәр­би­я­лә­нү­че­ләр­нең кү­ңе­ле бо­ек”, – ди­гән әй­тем бар. Шу­ңа кү­рә ав­тоу­зыш­лар­да кат­на­шу­чы­лар Чал­лы­ның ятим­нәр йор­ты­на бик те­ләп бу­лыш­лар. Уч­реж­де­ние бу ак­ча­га ба­ла­лар өчен ки­рәк–ярак­лар ала. Бы­ел да спорт­чы­лар, тра­ди­ци­я­гә туг­ры ка­лып, ятим­нәр йор­ты­на 100 мең сум­лык сер­ти­фи­кат һәм кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр тап­шыр­ды­лар. Ал­ла­һы бо­ер­са, бу узыш­лар­ны ки­лә­чәк­тә дә уз­ды­рыр­га план­лаш­ты­ра­быз”, – ди­де Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов.

Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд сал­ләл­ла­һү гә­ләй­һис­сәл­ләм дә бит сә­ха­бә­лә­рен­нән һәр­ва­кыт: “Сез бү­ген ятим­нең ба­шын­нан сый­па­ды­гыз­мы? Авы­ру­ның хә­лен бел­де­гез­ме? Бе­рәр­се­нең кай­гы­сын ур­так­лаш­ты­гыз­мы?” – дип со­рый тор­ган бу­ла. Чөн­ки бер хә­дис­тә: “Әгәр бе­рәү Ал­ла­һы ри­за­лы­гы өчен ятим­не ба­шын­нан сый­па­са, Ал­ла­һы аңа шу­шы ятим­нең ба­шын­да­гы чәч бөр­те­ге ка­дәр са­вап би­рер”, – дип әй­тел­гән.

“Ятим­нәр­гә 25 ел буе яр­дәм ку­лы суз­ган өчен без ярат­кан җыр­чы­быз Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ка, спорт­чы­лар­га рәх­мәт­ле. Бы­ел без бу ак­ча­га ме­ди­ци­на җи­һа­зы алыр­га план­лаш­ты­ра­быз”, ди ятим­нәр йор­ты ди­рек­то­ры Эль­за Кор­ба­но­ва.

Бү­ген­ге көн­дә шә­һә­ре­без­нең ятим­нәр йор­тын­да 50 ба­ла тәр­би­я­лә­нә. Ди­мәк, спорт­чы­лар яр­дә­ме бе­лән алын­ган ме­ди­ци­на җи­һа­зын­да сә­ла­мәт­лек­лә­рен ны­гыт­кан са­ен, Ал­ла­һы Тә­га­лә ярыш­лар­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га һәм спорт­чы­лар­га үзе­нең әҗер-са­ва­бын җи­бә­рә. Са­ла­ват­тан үр­нәк алып, мох­таҗ­лар­га бу­лы­шып, бер-бе­ре­без­гә яр­дәм ку­лы су­зып яшик.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

­Мат­бу­гат хез­мә­те фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация