Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шәһри Чаллы»да - «Язылу бүләк ит!» акциясе

Шәһәребезнең «Рәхмәт» кибетләре хуҗасы, эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина газетабыз игълан иткән «Язылу бүләк ит!» акциясенә кушылды. Ул шәһәрдәшебез Роза Вәлиевага «Шәһри Чаллы» газетасына язылу бүләк итте.

Роза Тәлгәть кызы астма белән авырый, физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул инде 20 ел шәһәребезнең Үзәк районының инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Катлаулы хәлдә калган кешеләргә киңәшләре, җылы сүзләре, игътибары белән ярдәм итә. 
Акциябезгә кушылучылар арасында яшь эшмәкәр Ләйсән Таҗиева да бар. Ул шәһәрдәшләребез Альберт Җаббаров, Рамил Лотфуллин һәм Фәнис Сәхбиевне газетабызга яздыртты. Алар «Яр Чаллы» спорт комплексында коляскада баскетбол уйныйлар, республика, Россия күләмендәге ярышларда Чаллы данын яклыйлар. Шулай да тормыштагы иң зур казанышлары итеп үз-үзләрен җиңүне саныйлар. 
Рәмзил Арсланов та изге эшкә кушылучылар исемлегендә. Ул да фаҗигага юлыгып, каты авырый башлый. Зур сынаулар үтеп, кабаттан аякка баса. Хәзер инде яңа һөнәр үзләштерә. Хәйрия чараларында да актив катнаша. Аның ярдәме белән шәһәрдәшебез Фәүзия апа Сибгатуллина газеталы булды. Ул озак еллар балачактан инвалид сеңелесен караган, бүгенге көндә исә, кызганычка каршы, үзе дә коляскада гына хәрәкәт итә ала. Ул мондый бүләккә бик сөенде.
Көндәлек тормыштагы һәр көнен яшәү өчен көрәшеп яшәгән кешеләргә күпчелек очракта игътибар, үз-үзен җәмгыятнең кирәкле вәкиле итеп тоюы җитми. Ә без киләчәктә газета битләрендә мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең язмышлары, авырганнан соң ирешкән казанышлары белән таныштырып, аларны борчыган мәсьәләләрне дә яктыртып барачакбыз.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сез дә "Шәһри Чаллы" "Язылу бүләк ит!" акциясенә кушыла аласыз! Газетабызга Ярты елга язылу бәясе 16 декабрьгә кадәр 804 сум. Белешмәләр өчен телефон 8 908 333 0370. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация