Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Суд приставлары алимент түләмәүчеләрне бурычларын бетерергә өнди

    Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, суд приставлары алимент түләмәүчеләрне бурычларын киләсе атнада капларга чакыра.

    28 май - 1 июнь көннәрендә узачак "Суд приставлары - балаларга" акциясе кысаларында, төбәкләрдәге приставлар алимент түләмәүчеләрне бурычларын капларга этәрә, гражданнарга хокукый мәгълүмат бирә һәм бала хокукларына игътибарны арттыра торган чаралар уздырачак. Бу хакта федераль ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.  2017 елда суд приставы хезмәткәрләре ярдәме белән алимент түләмәүчеләрдән 180 млрд сум акча алынган. Алимент түләү буенча суд карарын үтәмәүчеләргә карата исә 55 мең җинаять эше кузгатылган. 

    http://tatar-inform.tatar

    фото - https://park72.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: