Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табиблар хәзер полиссыз да кабул итәчәк

1 июльдән Россиядә мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга үзгәрешләр үз көченә керде.

1 июльдән Россиядә мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга үзгәрешләр үз көченә керә. Хәзер илдә яшәүчеләр медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтмичә генә ала алачак. Шул турыдагы закон проекты Дәүләт Думасы сайтында электрон базада басылып чыкты.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән вакытта пациентлар мәҗбүри медицина иминияте полисы яки шәхесне раслый торган башка документ күрсәтә ала. Ул паспорт булырга мөмкин, яисә 14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык була ала.

Моңа кадәр медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә россиялеләр мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә тиеш иде, искәрмә бары тик ашыгыч ярдәм күрсәтү очрагында гына ясалды.

Бу атнада шулай ук 1 декабрьдән мәҗбүри медицина иминиятенең цифрлы полисын гамәлгә кертеп җибәрәчәкләре турында мәгълүм булды. Бу быелның 1 декабреннән соң туган барлык кешеләр өчен полисны рәсмиләштермәскә мөмкинлек бирәчәк, чөнки ул туу яки гражданлык алу факты буенча электрон базада барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация