Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар әдәбиятын таныту өчен

Татарстан түрәләре татар әдәбияты, теле өчен борчылып яңа шура булып оешкан. Яңа комиссия ничек эшләячәге әлегә караңгы, әмма белгечләр моңа шикләнеп карый, шурага туплану мәҗбүр түгел дип әйтә. Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков күрсәтмәсе белән татар әдәбиятын һәм әдәби телне таныту, Русиянең милли әдәбиятлар антологиясен чыгару өчен яхшы тәрҗемә әсәрләре...

Татарстан түрәләре татар әдәбияты, теле өчен борчылып яңа шура булып оешкан. Яңа комиссия ничек эшләячәге әлегә караңгы, әмма белгечләр моңа шикләнеп карый, шурага туплану мәҗбүр түгел дип әйтә.

Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков күрсәтмәсе белән татар әдәбиятын һәм әдәби телне таныту, Русиянең милли әдәбиятлар антологиясен чыгару өчен яхшы тәрҗемә әсәрләре әзерләүче комиссия төзелде. Бу комиссиягә 17 кеше кергән, күпчелеге - түрәләр. Мисал өчен, Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек иткән комиссиядә "Татмедиа" башлыгы Айрат Зарипов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУның филология инстуты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина, китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин дә бар. Исемлектә "Казан утлары" һәм "Идел" журналы вәкилләре, язучылар берлеге җитәкчесе һәм галимнәр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев