Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәрбиячеләр, бәйрәмегез белән!

Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтелә. Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне 2004 елда Гомумрусия педагогик басмалар инициативасы буенча булдырылды. Ул балалар бакчалары педагогларына, ярдәмче персоналга игътибар һәм ихтирам билгесе астында үткәрелә.

Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 52 меңнән артык кеше, шул исәптән 22 мең тәрбияче хезмәт итә. 211 меңнән артык бала балалар бакчасына йөри, узган ел агымында гына да мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 12 мең яңа урын булдырылган.

Хөрмәтле, тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмгезе белән котлыйбыз. Авыр һәм җаваплы хезмәтегезегдә зурдан-зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев