Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган көнең белән, Чаллы! 10 август – Шәһәр көнендә нинди чаралар уздырыла?

10 августта Үзәк шәһәр китапханәсе каршындагы мәйданда 17:00 сәгатьтә «Ак шәһәрдә яшьлек дәрте яши» дип исемләнгән әдәби бәйрәм оештырыла. Калган чаралар белән түбәндәге исемлектән таныша аласыз:

16:00 сәгатьтә «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистларыннан - «Минем яраткан шәһәрем» дип исемләнгән уен программасы.

17:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае каршында  «Чаллы – ил тарихында» дип исемләнгән бәйрәм концерты.

17:30 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында «N шәһәрендә» дип исемләнгән бәйрәм концерты. Шәһәр көнендә бульварда фонтаннар гына түгел, талантлы артистлар да җырлаячак, үзләренең матур концерт номерларын тәкъдим итәчәк. Биредә «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары да чыгыш ясаячак.

17:00 сәгатьтә Мәләкәс аръягы халкы өчен – асфальтка рәсем ясау буенча «Минем шәһәрем киләчәктә» дигән конкурс.

18:00 сәгатьтә Җиңү паркында – бәйрәм чарасы.

18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сарае каршында  - «Аккош» иҗат әдәби берләшмәсеннән шигырь язучылар  һәм проза осталары өчен бәйрәм чарасы. 

Бәйрәмнәргә рәхим итегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация