Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзекләндерелгән фатирларына кайттылар

Җимерелгән подъездлар һәм фатирлар ике ай эчендә төзекләндерелде.

Газ шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында яшәүчеләр бүген үзләренең матур һәм  заманча ремонтланган фатирларына кайттылар. Җимерелгән подъездлар һәм фатирлар ике ай эчендә төзекләндерелде. "Профит" компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов әйтүенчә, фатирлар биредә яшәүчеләрнең теләкләрен истә тотып төзекләндерелде.

48/20 йортында яшәүчеләрнең шатлыкларын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. Ул кешеләрнең фатирларын ремонтлаучыларга, техника белән тәэмин итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Фатирлар барысы да матур. Гаиләләр анда Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Биредә яшәүче Айгөл Тимергалиева фатирларын төзекләндергән өчен шәһәр җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация