Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезнең йөрәк җылыгыз, яратуыгыз, өзелеп көтүегез якыннарыгызга көч бирә. Сабырлыгыгыз, изге күңелегез өчен олы рәхмәт сезгә!

Сезне чын күңелдəн язның иң гүзəл бəйрəме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белəн котлыйм.

Янəшəбездə сез булганга яшəешебез тагын да яктырак, җылырак һəм шəфкатьлерəк. Сез өйлəребез ямен, гаилəлəребез бөтенлеген саклап яшисез. Иң изге телəклəребез газиз əнилəребезгə барып ирешсен. Аларның йомшак куллары безгə күпме наз, мəхəббəт бүлəк итə, язмыш җиллəреннəн ышыклап, иңнəребездəн кочып тормыш юлына алып чыга, кайгыртулары гомер буе язмыш җиллəреннəн ышыклап яши! 

Хөрмəтле гүзәл затларыбыз! Сез һөнəри осталыгыгыз, талантыгыз, фидакарь хезмəтегез белəн шәһәребезне үстерүгə, җəмгыятьнең рухи кыйммəтлəрен саклауга лаеклы өлеш кертəсез. Халык хуҗалыгының барлык өлкəлəрендə – фəн, икътисад, спорт, сəнгать һəм иҗат буенча ирешкəн уңышларыгыз сокландыра. Сезнең җаваплылыкта бүген үсеп килүче яшь буынны тəрбиялəү, халыкны социаль яклау, сəламəтлеген саклау кебек иң мөһим бурычлар.

Бүгенге көн сезнең иңнәрегезгә тагын да авыр йөк сала. Сез бүген газиз улларын, ирләрен, әтиләрен, абыйларын, энеләрен фронтка озаткан сабыр йөрәкле әниләр, тормыш иптәшләре, апалар, сеңелләр. Күңелегездәге уйларны, никадәр күз яше түккәнегезне үзегез генә беләсез. Сезнең йөрәк җылыгыз, яратуыгыз, өзелеп көтүегез якыннарыгызга көч бирә. Сабырлыгыгыз, изге күңелегез өчен олы рәхмәт сезгә!

Кадерлелəребез, язның беренче бəйрəме белəн котлап, барыгызга да шәһәребез ир-егетлəренең соклануын, ихтирамын җиткерəм. Сəламəтлек, рух ныклыгы, өмет-куаныч тулы якты матур тормыш телим. Бəхетле булыгыз!

Наил Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлаулар