Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яр Чаллы Сабантуе –2018 программасы

Татар халкының милли бәйрәме "Сабан туе - 2018" 23 июньдә Яр Чаллы шәһәренең ике мәйданында узачак: берсе – Яр буе паркы мәйданында, икенчесе – Ипподромда.

Бәйрәм итү һәм күңел ачу чаралары 10:00 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында башланып китә. Сабан туена килүчеләр «Әкият» һәм «Деревенька» кече мәйданнарында бәйрәм итә алачак. Барлык шәһәрдәшләр һәм шәһәр кунаклары өчен «Милли бизәкләр» театральләштерелгән тамашасы оештырыла. Бәйрәмнең төп темасы – гомерлек кыйммәтләр, яхшылык кылу һәм тормышның дәвам итүе, милли  традицияләребезне саклау.  Шулай ук программада спорт ярышлары һәм күңелле уеннар оештырылачак. Сабан туеның күпләр өчен иң дулкынландыргыч вакыйгасы – милли көрәш 12:00 сәгатьтә башлана, абсолют батырны билгеләү һәм көрәшнең финал өлеше 17:00 сәгатьтә булачак.

Ат чабышлары буенча традицион ярышлар Ипподром мәйданында 11:00 сәгатьтә старт алачак. Биредә ат чабышларыннан тыш, бәйрәмгә килүчеләр уен-бәйгеләрдә катнаша, концерт номерларын күрә алачак. 

Кич белән бәйрәм хөрмәтенә шәһәрнең һәм республиканың популяр артистлары чыгыш ясаячак. Чара 21:30 сәгатьтә һәр елдагыча, бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев