Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юрганга карап, аякларыбызны сузабыз

Коронавирус инфекциясе шәһәр икътисадына тискәре йогынты ясамый калмады. Казнага акча тиешенчә җыелмады.

Ярты елда бюджетның керем өлеше 5,1 млрд. сум тәшкил итә. Аның 2 млрд. сумнан артыгы үз керемнәре, 3 млрд.ы бюджетара трансферлар. 6 айда НДФЛдан 1 млрд 66 млн сум акча кергән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 134 миллион сумга кимрәк.

Ә гомумән алганда бюджетка керемнәр 261 миллион сумга кимрәк булган. Бу шәһәр тормышында чагылмый калмаячак. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, акчасызлык хуҗалыкны төзекләндерү һәм ремонт тармагына кагылачак.

“Бюджет – икътисад көзгесе. Ул үтәлми икән, сәбәпләрне карарга кирәк. Быелгы вәзгыять барыбызга да билгеле. Икътисад кайдадыр “басып торды”, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары бөтенләй ябылды. Нәтиҗәдә шәһәр, республика, федераль казналарга акча керми калды. Без 261 миллион сум акча җыя алмадык. Мондый шартларда без беренчел чыгымнарга өстенлек бирәбез. Бу – хезмәт хакы. Без бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында, тиешенчә түләргә тиешбез. Бу – төп кагыйдә. Калганнары финанс хәл тотрыклангач. Әлегә ремонт һәм төзекләндерү эшләре тукталып торачак. — диде Наил Мәһдиев

Кызганыч, юрганыбызга карап, аякларыбызны сузарга туры киләчәк. 2020 ел башында планлаштырган эшләрнең кайберләрен 2021, 2022 елларга күчерергә туры киләчәк.

 

 

Зөлфия ГАЛИМ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация