Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Демография» проекты кысаларында Татарстан пенсионерлары диспансерлаштыру уза

Эльмира Зарипова 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы «социаль такси»ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.

 «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүген Татарстанның Арча районында яшәүче дүрт өлкән яшьтәге кеше диспансеризация узу өчен бушлай «социаль такси» белән килде. Пациентларны хастаханә янында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова каршы алды.

«Безнең алга Россия Президенты Владимир Путинның илнең «80 плюс» клубына керүе буенча бурычы куелды. Бу озын гомер генә түгел, ә өлкәннәрнең сыйфатлы һәм сәламәт тормышы булырга тиеш. Моның өчен Татарстанда авыл җирендә яшәүче кешеләрне үзәк район хастаханәләренә яки табиб амбулаторияләренә диспансерлаштыруга китерү буенча проект гамәлгә ашырыла. Татарстанга федераль бюджеттан бүлеп бирелгән 64 млн сумнан артык акча ярдәмендә төбәк һәр муниципаль район өчен 43 автомобиль сатып алды», - дип сөйләде министр журналистларга.

Республиканың социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә «социаль такси»да авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән 14 меңгә якын кеше китерелгән. Ел ахырына кадәр 56 меңнән артык кеше китереләчәк. Мондый медицина тикшерүләрен узу өлкәннәр өчен бик мөһим. Вакытында тикшерүләр дәвалауга һәм операцияләргә мохтаҗ кешеләрне ачыкларга ярдәм итә.

 Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195401/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эльмира зарипова

2
X