Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстаннан йөзләп бала Мәскәүдәге Президент чыршысына барачак

Илкүләм чыршы бәйрәмендә республика приютларында тәрбияләнүче балалар да катнаша.

Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 104 баланы җибәрәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“26 декабрьдә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда илнең төп чыршысы ачыла. Бәйрәмгә Татарстаннан 104 бала барачак. Алар Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, спорт белән шөгыльләнеп, югары күрсәткечләргә ия булган алдынгы укучылар, кадетлар һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары. Балаларны медицина персоналы, полиция хезмәткәрләре озата барачак”, - диде ул.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Мәскәүнең төп чыршы бәйрәменә социаль приютларда тәрбияләнүче сигез бала да барачак.

Мәскәүгә чыршы бәйрәменә баручыларга Яңа ел бүләкләре һәм шәһәр буенча экскурсия дә каралган.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/25/177744/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X