Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Әтине саклап калып булыр идеме?»

Коронавирус белән бәйле хатирәләр.

"Башта аңламадык та бит ул афәтнең асылын. Безнең халыкта җиңел карау, әй үтәр әле дип, кул селтәү бар бит инде ул. Баштагы чорда битлекләр киюгә дә каршы булдык, мәҗбүриләп өйдә утыруларга да. 
Безнең гаиләгә дә керде ул коронавирус. Кибеткә чыккан җиремнән мин алып кайттым шикелле. Балалар җинел үткәрде, без ирем белән бик каты яттык. Больницага алмадылар, йогышлы авырулар хастаханәсенә барып, озын-озак чират торып, табибларга да күрендек. Андагы хәлләр исемә төшсә, йөрәгем «жу» итә. Шулкадәр көчсезлек, чарасызлык. Ятарга калдырмадылар, өйдә дәваланырга кушып кайтардылар. Ул чакта табибларга бик рәнжегән идем, хәзер уйлыйм, бәлки, шулай кирәк булгандыр. Аллаһка шөкер, аякка бастык бит.  

Ә менә иремнең әтисе – кайнатам белән үкенечле хәл булды. Без терелеп аякка баскач ул да вирус йоктырды. Симптомнары артык көчле булмаса да КТ үткәрергә кирәк дидек. 5 нче хастаханәгә алдан яздырып, ирем илтеп куйды. Ул тикшерелергә кергәч, иремне эшеннән чакырып алганнар. Кайнатамның үпкәсе 12 процент зарарланган дигәннәр. Алай көчле булмаганга сөенеп урамга чыккан, иремә шалтыраткан.  Көзге салкында җилдә басып, улы килгәнне көткән. Аягы өшегән булган. Икенче көнне температурасы кинәт күтәрелгән, кайнанам табиб та чакырмакчы булган, 12 процент кына дигәч, килеп тормаганнар. Тагын өч көннән ашыгыч ярдәм машинасы килеп алып китте. Аңа ярдәм итә алмадылар. Күрәсең, җылыдан чыгып, салкында басып тору зыянга булган олы кешегә. Ирем әтисенен үлемендә үзен дә гаепли. Ник аны көтеп, өйгә үзем кайтарып куймадым икән, ди".



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев