Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Гөлҗиһан Гыймадиева: «Гармун кочаклап елыйм»

«Шәһри Чаллы»дан - «Пятачок»ка төрле язмышлы кешеләр килә.

«Шәһри Чаллы»дан – пятачок» узганга байтак көннәр. Тик шулай да аның белән бәйле язмаларны газетабызда еш бирәбез. Пятачокка төрле язмышлы кешеләр йөри. Бүгенге сәхифәбездә шуларның икесе турында сөйлибез. 

Күпләр пятачокны яшьлеккә алып кайта, ди. Моңа һич тә шик юк. Кичәгә килгән шәһәрдәшләрдә дәрт-дәрман ташып тора. Өздереп бииләр, артистларга кушылып җырлыйлар, рәхәтләнеп күңел ачалар. Яшьлектәге сыман.

Мәйдан уртасына чыгып биюче апага игътибар иттем. Исегездә булса, бәйрәмнәрнең берсендә ул иңнәренә көянтә асып биегән иде. Чиләкләр чайкалып шыбыр суга батты. Әмма йөзендә шатлык иде. Бу юлы кичәгә килгәч мин аның белән якыннан танышырга булдым. Исеме – Гөлҗиһан Гыймадиева. «Пятачокта рәхәтләнеп күңел ачам да, өйгә кайтып гармун кочаклап елыйм», – ди ул. Ире Мансур белән мәхәббәт тарихы нәкъ пятачоктан башланган икән аның.  
– 1975 елда техникумны тәмамлап, Саба районыннан Чаллыга килдем. 22 апрельдә беренче тапкыр иптәш кызым белән пятачокка чыктык. Каршыбызга гармунда уйнап ике егет килә. Икебезнең дә күз Мансурга төште. Ә тегеләр икесе дә дустым Зөлфирәне ошаткан икән. Ул кара чәчле чибәр кыз иде. Мин сары чәчле. Шулай итеп аларга иярдек, дуслашып киттек. Дустым белән Мансур ташлаштылар. Мансурга кияүгә мин чыктым. Бер үбешмәгән дә килеш. Өч ай эчендә бер-беребезгә карата хисләр уянды. Бик тиз булды. Бәхетебез генә гомерле булмады. Алабуга күперен төзегәндә кран кисәк кузгалып китеп иремне бәрдереп төшерде. Ул вафат булды. 30 яше дә тулмаган иде. Ике бала белән декретта утырып калдым. Улыма 7 яшь, кызыма яшь ярым. Күрмәгәнем калмады. Үзем хатын да булдым, үзем ир дә. Төннәрен трассага чыгып шашлык та саткан чакларым бар иде. Көч-хәл белән балаларымны үстердем! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Аларны укыттым. Шөкер, икесе дә яхшы урында эшлиләр, – дип сөйли шәһәрдәшебез. 

18 ел тол булып яшәгәннән соң, Гөлҗиһан апа тагын бәхетен сынап карарга була. Үзеннән өлкән яшьтәге ир-атка кияүгә чыга. Авылда сигез ел бергә гомер итәләр. Әмма ул да инсульт белән үлеп китә.  

– Нишлисең инде. Язмыштан узмыш юк. Мулла бабай да: «Булмаса булмый инде. Язмышыңда бер никах кына язылган», – диде, – ди Гөлҗиһан Гыймадиева. Күзләренә яшьләр килде. Үзе һаман елмаерга тырыша. 

– Яшьлек үтте дә китте. Күңелдә хатирәләр генә калды. Пятачокларга килеп яңартам аларны. Иремнең уйнаган гармуны һәм түбәтәе түрдә тора. Пятачоктан кайткач, гармун кочаклап елыйм. Яшьлек фотоларыбызны карап чыгам. Эх, ул чаклар... Бәхетле иде бит ул  мизгелләр. Искә төшә дә, кайтарып булмый шул дип уфтанам, – ди Гөлҗиһан Гыймадиева. 

Шәһәрдәшебез бишенче ел «Кызыл тау» мәдәният үзәгенә биюгә йөри. Төрле концертларда катнаша икән. «Пятачок»ларның да берсен дә калдырмый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев