Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Югалып, мәете генә табылган Рәсүл Халиковның әнисе: “Җомга көнне кайтам дигән иде”

«Беркайчан өйдән чыгып киткәне, миңа авыр сүз әйткәне булмады. Бу хәсрәтнең авырлыгын белсәгез иде?! — ди Алсу ханым.

Социаль челтәрләрдә Арчада яшәүче 17 яшьлек Рәсүл Халиковның 18 августа югалуы хакында хәбәр бөтен дөньяга таралды. Әнисе, якыннары гына түгел, үзебез дә Рәсүлнең исән-имин әйләнеп кайтуын көттек. Күңелдә кайтыр дигән өмет бар иде. Тик булмады.

Бүген көндез Рәсүлнең үле гәүдәсен Казанның бер урамы янәшәсендәге агачлыктан тапканнар. Егет Казан технология һәм дизайн көллиятендә икенче курсны тәмамлаган, укырга тагын ике елы калган булган. Буш вакытында машиналар юуучы булып эшләгән.

– Моңа кадәр дүрт балам иде. Бүгеннән өчәү генә калдылар, – ди әнисе Алсу Хөсәенова. – Баламны бик көттем. Өзелеп көттем. Эзләдек тә. Кайсы гына шәһәрләрдән ярдәм итикме дип шалтыратмадылар. Бөтен җирдән эзләштеләр. Күңелем дә берни сизмәде. Улым төшемә дә кермәде. Беркайчан өйдән чыгып киткәне, миңа авыр сүз әйткәне булмады. Бу хәсрәтнең авырлыгын белсәгез иде?! Йөрәк ничек түзәде?.. Ә бит мин улымны исәндер, дип уйладым, — ди Алсу ханым.

Алсу ханым улын иртәгә туганнары яшәгән Кайбыч районына җирлиселәрен әйтте. Без исә, әлеге гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Рәсүлнең урын оҗмахта булсын!

чыганак: https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X