Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Сәер хәлләр – адым саен

Минем белән дә булгалады хәзер дә аңлашылып бетмәгән хәлләр. Башта үземне-үзем аңлый алмый йөргән идем, хәзер бераз тынычландым инде. Иң беренче мәртәбә сәер хәлне 5нче сыйныфта укыганда күзәттем.

Математика дәресендә биремнәрне чишә алмый азапланып утыра идем. (Дөресен әйткәндә, математика белән дуслык элек тә юк иде, хәзер дә юк минем). Берзаман колагыма ниндидер хатын-кыз тавышы ишетелеп киткән сыман булды. Аптырап як-ягыма карандым, әмма янымда беркем дә юк иде. Шуннан бу тавыш биремнәрнең чишелешен әйтә башлады. Үзем дә сизмәстән, тавышка ияреп, ул әйткәннәрне язып бара башладым. Нәтиҗәдә шул биремнәр өчен «4»ле алдым бит. Минем өчен шаккатмалы хәл булды бу.

Икенче очрак шулай ук үсмер вакытта булды. Кичтән китабымны укып бетердем дә, йокларга яттым. Берзаман кемдер көйләп шигырь укыган кебек булып китте. (Шунысын да әйтергә кирәк – бу вакытта өйдәгеләр инде йоклый иде). Күземне ачып карасам, беркем дә юк. Яңадан йомам, тагын шул тавыш ишетелә башлый. Әле шигырь уку гына түгел, «боларны язып ал» дип тә әйтә кебек. Бәрелә-сугыла торып, блокнот белән ручка алдым да, колагыма ишетелгән шигырьләрне яздым. Иртән торгач, боларны мин яздым микән дип, шаккатып утырганым да истә әле.

Хәзер мин медпунктта санитар булып эшлим. Язгы пычрак вакытлар, беркөнне медпункттан шактый еракта яшәгән әбигә даруларын илтеп бирергә дип киттем. Боларның капка төбенә җиткәндәрәк никтер борчыла, тынычсызлана башладым. Бернинди тавыш та ишетелми, әмма кемдер ярдәмгә чакыра сыман. Як-ягыма күз салдым, бар да яхшы кебек. Карасам, әбинең коймасы янында таяк ята. Шул таякны күрүгә: «Бетте, әби чокырга егылып төшкән!» – дип уйладым. Бата-чума чокырга якынлашсам, әби, чыннан да, чокыр төбендә ята, тавыш-тыны ишетелми, хәрәкәтләнми дә. Кайдан көч килгәндер, аны өстерәп чыгарып, күршеләренә кертеп салдым. Аяк-кулларын уып, аңына китердем. Аннары тиз генә медпунктка йөгереп, табибны алып төштем. Хәзер теге әби мине күргән саен рәхмәтләр укый, ярый әле син очрадың, шунда үлеп кала идем бит ди. Ә мине иң гаҗәпләндергәне шул: әбине күтәрерлек көч миңа кайдан килде икән?!

Бу вакыйгалар мин күргән сәер хәлләрнең бер өлеше генә. Аларның барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Сезгә язуым бераз гына булса да күңелемне бушатасы килүдән иде.

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X