Чаллы табиблары иң яхшылары!
Сәламәтлек

Чаллы табиблары иң яхшылары!

Алар - «Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләре.

Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр арасында уза торган «Ел табибы. Ак чәчәкләр» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Чаллының 6нчы поликлиникасының кичектергесез ярдәм бүлеге фельдшеры Марина Кузнецова  «Шәфкатьлелек һәм кайгырту» номинациясендә җиңде.

«Яшь гвардия» номинациясендә республика клник онкология диспансерының Чаллы филиалы көндезге стационар җитәкчесе, табиб Виталий Любов һәм БСМПның анестизиолог-реаниматологы Юрий Марков җиңү яулады.
Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе исә «Синергия – команда көче хәрәкәткә» номинациясендә Татарстанның иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесе дип табылды. 
БСМП – республиканың иң эре хастаханәсе. Ул 6 район хастаханәсен, Чаллының 7 сәламәтлек саклау учреждениесен һәм 2 шәхси медоешманы берләштерә. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәламәтлек саклау «Ак чәчәкләр» конкурсы "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты

Нет комментариев