Россиядә бала карау өчен түләнә торган «больничный» вакыты 30 көнгә арта
Яңалыклар тасмасы

Россиядә бала карау өчен түләнә торган «больничный» вакыты 30 көнгә арта

Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте авыру баланы карау өчен алынган түләүле «больничный» елына 30 көнгә арттырачак дип хәбәр итте РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ». Хәзер баланың авыруына һәм яшенә карап, ата-аналарга елына 45-120 көн түләүле «больничный» бирелә. Мишустин әйтүенчә, кайбер очракларда балага тулысынча тернәкләнү өчен күбрәк вакыт кирәк. Ул вакытта ата-аналарга эшкә кире кайтырга туры килә, чөнки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр туктатыла. Мондый хәлдә гаиләләргә ярдәм итү өчен хөкүмәт һәр каралган чорны елына 30 көнгә арттырачак, түләүләр дә шундый ук срокка озайтылачак.
 
 


больничный

Нет комментариев