Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Артист Булат Сәлахов: «Зиратка кереп йоклый идек...»

Аның белән Чаллы тарихына кагылышлы кайбер хәтирәләрне барладык.

Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховның театр, мәдәният өлкәсендәге казанышлары шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш. Ә менә аның Чаллыны төзүче, эретеп ябыштыручы икәнлеген белүчеләр күп түгелдер. Бүген аның белән Чаллы тарихына кагылышлы кайбер хәтирәләрне барладык.
– Булат, син – бөек Тукай якташы, Арча районы егете. Казанда да эш табып, тормышыгызны менә дигән итеп кора алган булыр идегез. Чаллы белән язмышыңны бәйләргә нәрсә этәрде?
– 1972 елда мин Байконурда ил сагында идем. Айдар абыем ул чакта Чаллыга, «КАМАЗ» төзелешенә барып урнашты. Ул миңа посылка белән «Кеше һәм закон» журналының бер санын җибәрде. Беренче битенә хәзерге «Түбәтәй» бинасының бик матур проект фотосы урнаштырылган иде. Аның матурлыгы! Мин әнә шул бинага гашыйк булдым һәм армиядән соң Чаллыга кайтырга карар кылдым. Монда килгәч тә, иң элек «Түбәтәй»не карарга бардым. Бина урынында тирән котлован гына иде әле. Билгеле инде, аны күреп бик нык кәефем кырылды. Ул вакытларда абыем төзелештә эшли иде. Минем дә Чаллыда каласым килде, һәм эшкә урнашу ниятеннән ГЭС бистәсенең 4/1 йортына – кадрлар бүлегенә киттем.
Төзелешкә эшкә алдылар. Башта 6 ай укып, экскаваторчы булдым. Аннары кичке мәктәпне тәмамладым. Бригадабыз белән 5/06 бинасында урнашкан 2нче балалар поликлиникасын төзүдә катнаштым. Бу мин төзүдә катнашкан беренче объект иде. Аннары электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Укый-укый 6нчы разрядка күтәрелдем. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсен төзүдә катнаштым.

– Белүемчә, рәссам-скульптор Илдар Ханов белән «Ватан-ана» мемориал комплексын төзүгә дә синең өлеш кергән.
– Без ул һәйкәлне төзүдә абыем Айдар, Володя Егоров һәм тагын Михаил (фамилиясен хәтерләмим) белән бергә, бригадир Ринат Кашипов җитәкчелегендә эшләдек. Мемориал комплексны Илдар Хановка беркеттеләр. Бу 1975 ел иде. Һәйкәлне Җиңүнең 30 еллыгына өлгертү турында карар кабул ителде. Төзелешнең кураторы – Биктимер Мерәсов (Яр Чаллы халык депутатлары Советы рәисе урынбасары, «КамГЭСэнергострой» җитештерү берләшмәсе директоры урынбасары – автор). Партия шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляев төзүчеләр алдына Җиңү көненә объектны өлгертү бурычын куйды.

– Ул чакта Илдар Хановның остаханәсе кайда иде?
– Һәйкәлнең авторы, скульптор Илдар Хановның остаханәсе Мәскәүдә иде. Ул булачак һәйкәлнең зур макетын шунда ясаган булган. Аны товар поезды белән Казанга җибәргән. Аннары аны начар юллардан (ул чакта Казан – Чаллы юлы хәзерге кебек яхшы түгел иде) бик авырлык белән машинага салып, Чаллыга алып кайттылар. Макетны Студентлар урамы тукталышындагы зират янындагы урынга кайтарып куйгач, киңәшмә үткәрделәр. Корылманың баш проектчысы – Владимир Матвеев, баш инженеры Хәлиулла Айдабулов булды.

– Бу гади генә һәйкәл түгел, зур комплекс бит. Эш нәрсәдән башланды?
– Һәйкәл буласы урында прораб вагоны куйдылар, телефон керттеләр. Башта «Ватан-ана» мемориал комплексының өлешләрен БСИда бер бинада балчыктан эшләдек. Студентлар урамындагы эшебез 1975 елның февраль-март аенда фундаменттан башланды. Макет һәм һәйкәл каркасын Юрий Масленкевич җитәкчелегендәге металл конструкцияләр заводы хезмәткәрләре эшләде. Аннары каркасны такта белән тышладылар, аның өстенә металл сетка япкач, балчык белән сыладык, аннары гипс койдык. Бер урында берничә йөз кеше иңне-иңгә куеп, бөртекләп, алны-ялны белми тәүлек буе эшләдек. Ул вакытта безнең турыда республика газеталары, хәтта «Труд» басмасы да язып чыкты.

– Сроклар кыска, темп кызу. Ничек чыдадыгыз икән?
– Яшь, көчле, хыялый чак. Объектны вакытында төзеп бетерү өчен көчебезне дә, үзебезне дә кызганмадык. Илдар Ханов үзе дә көне-төне шунда булды, безнең белән бергә эшләде. Берсендә аны югалттык. Рәис Кыямович киңәшмә үткәрергә килә – Илдар абый юк. 3 көн шулай булды. Төзелеш отрядындагы бер кыз аны йоклаган килеш тимер-бетон әйберләр заводы (ЗЖБИ) янындагы әрәмәлектә тапкан. Без исә янәшәдәге зиратка кереп йоклап, ял итеп ала идек.

– Илдар Ханов нинди эшләр башкарды?
– Гипстан һәйкәлне ясады. Эш кызу барган вакытта гипс бетеп китте. Татарстанда таба алмагач, аны Харьковтан кайтардылар. Гипс белән ясап бетергәч, аны ярусларга бүлеп кистек. 780 өлештән торган 15 ярус килеп чыкты. Аларны мемориал комплексы янына алып килеп, саклык белән генә бушаттылар. Зираттан алып трамвай юлына кадәр ара шул формалар белән тулган иде. Аннары аны макет буенча кабат җыйдык. Билгеләгән вакытка комплексны өлгерттек.
Тантаналы ачылышка кадәр «Ватан-ана»ны шәһәр ательесы мөдире Нина Кузнецова биргән ак материал белән япкан идек. Көтмәгәндә җил чыгып, аны ертты. Мин тегеп куйдым. Без, йөзләрчә кеше – төзүчеләр, эретеп ябыштыручылар, малярлар, Беляев куйган бурычын тиешенчә үтәдек: 1975 елның 9 маенда «Ватан-ана» мемориал комплексын тантаналы төстә ачтылар. Комплекс өч өлештән тора: Мәңгелек ут, «Ватан-ана» скульптурасы һәм сугышларда һәлак булганнарның исемнәре язылган хәтер дивары. Ватан-ана Феникс кошы рәвешендә, ул Чаллының яңарышын гәүдәләндерә. Мәңгелек утны «КАМАЗ»ның алдынгы төзүчеләре Мамай курганыннан алып кайтып кабыздылар.

– Һәйкәл астына шәмпан шәрабы да тыгып калдыргансыз, диләр...
– Илдар Ханов, мин, тагын ике кеше иске чиләк төбенә вак акчалар салып, аның өстенә бер шешә шәмпан шәрабы куйдык һәм өстен балчык белән капладык. Бүгенге көндә ни хәлдәдер, белгән юк.

– Халык арасында: «“Ватан-ана” мемориал комплексы астында бомбадан саклану өчен махсус яшеренү урыны (бомбоубежище) бар, анда хәтта Владимир Высоцкий кунып чыккан», – дип сөйлиләр...
– Бу дөрес түгел. Һәйкәл астында бернинди урын да юк. Высоцкий Чаллыга һәйкәл төзелеп беткәнче, 1974 елның 24 июнендә Таганкадагы театр гастрольләре кысасында концертлар белән килгән иде. 4 июльгә кадәр «Энергетик» мәдәният сараенда һәм «КАМАЗ» төзүчеләр алдында чыгыш ясады. Бу аның Чаллыга бердәнбер визиты булды. Высоцкийның чыгышлары зур төзелеш башындагы онытылмаслык вакыйга булып шәһәрдәшләр хәтерендә калды.

– Һәйкәлне Бөек Җиңүнең 30 еллыгына өлгерткән өчен берәр бүләк бирмәделәрме?
– 300 сум премия алдык: 200 – кәгазь берлекләр, 100 тимер берлекләр иде. Яшь чак бит. Өйгә кайткач, шатлыктан шул акчаларны түшәмгә чөеп уйнаганым истә. Аннары Казанга барып, джинс костюм, кроссовкалар алдым. Чаллыда кроссовканы иң беренче кигән кеше мин булганмындыр да әле.

– Син Сара Садыйкова исемендәге концерт залы төзелешендә дә катнашкансың бит.
– Әйе, ул шәһәр партия комитеты өчен бина иде. Аны төзи башлагч, Андрей Кириленко (КПССның Сәяси бюро әгъзасы, СССР сәнәгате өчен җаваплы җитәкчеләрнең берсе) 2 елга туктатып та торды әле. Аннары төзелеш кабат башланды. Концерт залының түшәменә «СБН» (Сәлахов Булат Нуруллович) дип эретеп яздырган идем. Проект буенча сәхнә астыннан бомбоубежищега китә торган юл, яшеренү урынында кинотеатр да ясалырга тиеш иде. Хәзер өстә, машиналар тора торган җирдә, вертолет мәйданчыгы булдыру планлаштырылган иде. Концерт залыннан Камага кадәр бер объект та төзелергә тиеш түгел иде... Хакимият бинасында минем аягым басмаган бер җир дә юк. Түбәсен дә бик кыйммәтле материал белән япкан идек.

– Тагын нинди объектларда синең эзләр калды?
– 10 мәктәп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе, берничә кибет, поликлиникалар төзелешендә катнаштым. 1988 елларда көндез – эретеп ябыштыручы, кичен режиссер булып эшли башладым.

– Син – шәһәрне генә түгел, Чаллыда татар театры булдыруга, халыкны рухи яктан тәрбияләүгә дә зур өлеш керткән кеше.
– Иҗат юлым Үзәк урамдагы район мәдәният йортында Илдар Хаҗи җитәкчелегендәге үзешчән театрдан башланды. Спектакльләргә эретеп ябыштырып декорацияләр ясый идем. Илдар абый рольләр дә бирде, режиссер буларак сыналырга да каршы килмәде. Без бер ел эчендә халык театры исемен алдык. Шунда хатыным Фәнүсә белән таныштым. Аннары Фаил Ибраһимов, Фәнүсә, Символ Гайнетдинов, Гөлүсә Гайнетдинова һәм башкалар белән бергә Чаллыда профессиональ театр булдырдык. 35 елдан артык шул театрга һәм халкыбызга хезмәт иттем.

– Театрның Х. Туфан проспектындагы бинасын алу җиңел булмаган. Аны сезгә биргәч, артистлар аны төн буе саклаган икән...
– Бу бинаны татар театры белән музыка мәктәбенә бирделәр. Шуңа да карамастан, аңа кызыгучылар күп булды. Бинабызны басып алмасыннар өчен, Символ Гайнетдинов, Камил Шәрифуллин һәм мин – өчәү сакладык. Шунда берничә төн кундык та әле. Берсендә ишек шакыйлар. Карасак, «телогрейка» кигән бер кеше басып тора. Мәр Рәфгать Алтынбаев булып чыкты. «Молодцы, нык торыгыз! Чаллыда профессиональ театр өчен мөмкин булганның барсын да эшлибез», – дип, безнең кулларыбызны кысып китте. Чыннан да ул чакта театрга ярдәм зур булды. Штатта артистлар гына да 46 иде. Моңа өстәп тегүчеләр, бутафорлар һәм башка хезмәткәрләр.

– Салаватны Татарстанга китерүче дә син бит?
– Әйе. Без аның белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда танышкан идек. Укып бетергәч, ул туган авылы Аксәеткә физкультура укытучысы булып эшкә урнашкан иде. Икеләнеп торганда минем янга килде. Без Вәсим Әхмәтшин белән бергә аны Чаллыга чакырдык. Җитәкчеләр белән очраштырып, торак мәсьәләсен хәл иттек. Башта «малосемейка» бирделәр. Талантларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торган җитәкче Шамил Закиров белән таныштырмаган булсам, Салават бүгенге дәрәҗәгә ирешә алмаган да булыр иде, бәлки. Чөнки үз вакытында мин аны кирәкле кешеләр белән очраштырдым. Төркемендә озак еллар алып баручы булып эшләдем. Хәзер үземә исем китә: ничек эстрада белән театрда эшләдем икән? Булат кына түгел, Тимербулат булганмын инде…

– Сиңа Гөлдания Хәйруллина да рәхмәтле.
– Салаватка кадәр Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннар белән бергә эшләдек. Рөстәмнең мотоциклы бар иде. Шуңа утырып, шәһәрләр буйлап афишалар ябыштырып йөрдек. Берсендә Башкортстанның 23 авылында афишалар беркетеп чыктык. Ул чакта Гөлдания Хәйруллинаның иң популяр вакыты иде. Концертларына халык агылып йөрде.

– Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Язам. Мин бит ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Пьесаларым театрыбызда куелды. «Яратылмый калган ярлар» әле дә репертуарда. Мәскәү янында яшәүче кече кызымының гаиләсенә йорт төзелешендә булышам. Төрле бәйгеләрдә жюри эшендә катнашам. Хатынымның 94 яшьлек әнисен тәрбиялибез.

– Син мәдәнияттә зур казанышларга, күп бүләкләргә ирешкән кеше. Кайсысы кадерлерәк: артист булумы яисә шәһәр төзүчеме?
– Бер җырда: «Юмарт булып яшәү – дусларга истәлеккә шәһәр бүләк итү һәркемгә бирелми», – дигән юллар бар. Иҗат кешесе булсам да, миңа шәһәр төзелешендә катнаша алуым кадерлерәк бугай. Мин урамга чыккан саен, Чаллының теге яки бу объектын төзүгә өлешем кергән дип горурланып, шәһәребез үсешенә сөенеп йөрим. Парклар, скверлар күп, өч профессиональ театр заманча яңа биналарда эшли. Чаллыбыз бар өлкәдә үсештә. Бу – бик сөенечле күренеш.

(«Минем яраткан шәһәрем» бәйгесенең «Чаллы шәһәрдәшләр күзлегеннән» номинациясендә җиңү яулаган язма).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов Гөлдания Хәйруллина Чаллы театры Булат Сәлахов Чаллыга-400 «Минем яраткан шәһәрем» Рәфгат Алтынбаев