Йөрәккә йокы, хәрәкәт, даруларны вакытында кабул итү кирәк.
Табиб киңәше.
Татарстанда үлем-китемнәрнең 40 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә. Аларны киметү максатыннан 2 ел элек Чаллы шифаханәләрендә махсус кабинетлар эшли башлады. Даими табиб күзәтүе таләп иткән шәһәрдәшләребез анда өзлексез мөрәҗәгать итә ала. 5 һәм 9 шифаханәләрдә ай саен алар өчен «Сәламәтлек мәктәбе» дип аталган очрашулар үткәрелә. Чираттагысында хроник йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге (хроническая сердечная недостаточность) күзәтелгән пациентлар өчен югары категорияле табиб-кардиолог Альбина Башарова үз киңәшләрен җиткерде.
Үз-үзеңне кайгыртуны табибка күренүдән башларга кирәк. Нинди билгеләр күзәтелгәндә кардиологка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә? Тын кысылу (одышка), сәбәпсез ару сизсәгез, шешенүләр күренсә. Хроник йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге башта үзен бөтенләй сиздерми диярлек, берничә ел дәвамында пациент борчылмаска да мөмкин. Шулай ук ул гипертония, ягъни кан басымының күтәрелүе нәтиҗәсендә өзлегү буларак яки инфаркт кичергәннән соң да башланырга мөмкин. Кайсы очракта да дәвалануны вакытында башлау мөһим.
«Йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеген заманча ысуллар, яңа дарулар кулланып та тулысынча дәвалап булмый. Без һәр пациентка үзенә туры килгән терапия программасы билгелибез, нәтиҗәдә аларның гомере озыная, яшәү сыйфаты яхшыра. «Сәламәтлек мәктәбе»ндә аларга туклану, су эчу буенче киңәшләр бирәбез, физик формада калу өчен кирәкле күнегүләр комплексын әзерләп, өйрәтәбез», – дип аңлатты Альбина Шәрипҗановна.
Табиб шулай ук көндәлек режим турында истә тотарга кирәклеген ассызыклады. Җитәрлек йокларга, шул исәптән көндез бер сәгать булса да ятып алырга, тиешенчә хәрәкәт итәргә дә онытмагыз.
Дәвалау физкультурасы инструктор-методисты Эльмира Биказакова пациентларга махсус күнегүләр күрсәтте. Ул хастаханәдә ятмаган, әзерлеге булмаган кешеләр өчен дә туры килә. Әлеге гимнастиканы башта акрын темпта, аннары бераз тизәйтеп ясарга мөмкин. Беренче көннәрдә кисәк кенә авырга төшмәсен өчен һәр күнегүне 2 тапкыр ясап, арадагы ял вакытын озынайтырга мөмкин. Үзегезне яхшы хис итсәгез, күнегүләрне 4әр тапкыр ясасагыз була.
Күнегүләрне аркасы биек булмаган урындыкта утырып ясагыз.
1. Кулларны җилкәгә таба күтәреп, терсәкләрне ян-якка күтәрегез – сулыш алыгыз, терсәкләрне төшерегез – сулышны чыгарыгыз.
2. Кулларны йодрыкка төйнәгез һәм бармакларны җәеп ачыгыз. Аякларны әле табаны, әле бармаклары белән идәнгә терәлегез.
3. Югандагы кебек бер-берсенә ышкып, кулларга массаж ясагыз.
4. Кулларны өскә күтәреп сулыш алыгыз, ян-яклап төшереп сулышны чыгарыгыз.
5. Урындык аркасына терәлеп, аякларны идән буйлап әле алга, әле артка шудырыгыз, аяк табаннарын идәннән күтәрмәгез. Сулыш алу ирекле.
6. Кулларны як-якка җәеп сулыш алыгыз, аннары учларыгызны тезегезгә куегыз, җилкәләрне алга, аска таба төшереп, сулышны чыгарыгыз.
7. Урындык аркасына тотынып аяк очларына күтәрелегез, сулыш алыгыз, аяк табанына басыгыз, сулышны чыгарыгыз.
8. Кулларны күкрәк тирәсендә тотып, акрынлап торыгыз, акрынлап утырыгыз.
Әлеге комплексны көчәнмичә, үзегез ничә тапкыр булдыра аласыз, шулкадәр башкарып чыгыгыз.
Хроник йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге белән авыручы пациентлар өчен чираттагы «Сәламәтлек мәктәбе» Чаллының 5 һәм 9 шифаханәләрендә 27 май көнне сәгать 11 дә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев