Россиядә яңа туган сабыйларны нәселдән килгән алты яңа авыруга тикшерә башлаячаклар
Сәламәтлек

Россиядә яңа туган сабыйларны нәселдән килгән алты яңа авыруга тикшерә башлаячаклар

Яңа скрининг 2027 елда гамәлгә кертергә ниятлиләр.

Россиядә яңа туган сабыйларны нәселдән килгән авыруларга тикшерү исемлеген тулыладырырга планлаштыралар. 

2027 елдан скрининг кысаларында тагын алты җитди авыруны ачыклау өчен анализлар үткәрү көтелә.

 Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова хәбәр итте.

Яңа исемлеккә Дюшенн миодистрофиясе белән беррәттән Помпе авыруы, беренче типтагы мукополисахаридоз, Гоше авыруы, Ниманн–Пик авыруы һәм Краббе авыруы керергә мөмкин.

Министр урынбасары сүзләренчә, әлеге авыруларны дәүләт гарантияләре программасына кертү буенча эш алып барыла. Вакытында ачыкланган очракларда балаларны кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү дә карала.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа туган бала

Нет комментариев