Сәламәтлек

Төнлә аякларны көзән җыерса

(Халык медицинасыннан рецепт)

Берничә ел элек төннәрен аякларым сызлап, чымырдап, көзән җыерып интектерә иде.

Мондый вакытта үзеңне кая куярга белмисең: әле аяк селкетәсең, әле торып йөрисең.

Нәтиҗәдә – йокы туймый, арыганың бетми, чарасызлыктан ярсыйсың. Ә бит аяксыз калырга һич ярамый.

Бәхетемә, аякларым өчен дәва таптым.

Тазга яки киңрәк чиләккә 2-3 литр җылы су сала идем. Су сөт кебек ап-ак булырлык итеп кер сабынын (исле сабын ярамый) эретә идем. Бер уч аш содасы һәм бер уч диңгез тозы (теләсә кайсы ярый) өстим, эреп беткәнче болгатам.

Чәйнектән түзәрлек итеп кайнар су өстәп, тагын бер кат болгатам, 10 тамчы йод салам. Аякларны бу эремәгә тубыкка кадәр 15 минутка тыгып утырам – бер минутка да артыграк түгел, югыйсә кире процесс башлана.

Бу вакыт эчендә эремә аяклардан барлык авыртуны суыра. Аякларны сөлге белән корытып, крем яки дәвалаучы мазь (зәйтүн мае да ярый) сөртә идем, табаннарны массажлый, йон оеклар кия һәм йокларга ята идем.

Эремәне 3 тапкыр кулланам. Һәр тапкырында түзеп була торган температурага кадәр җылытып, тагын 10 ар тамчы йод өстәп, шул ук 15 минут тоттым.

3 тапкырдан соң яңа эремә әзерли идем.

10-12 процедураны (көн саен) эшлим, аннары тәнәфес ясыйм, алга таба хәлеңә карарга кирәк.

Тамырлары белән проблемасы булганнар (варикоз һәм тромбофлебит) эремәне кайнар түгел, ә җылы итеп ясасын.

Беренче процедурадан соң ук мин тынычлап йокладым, ә 10 процедурадан соң аякларымның сызлаганын бөтенләй оныттым.

Хәзер бу рәвешле кирәк булганда гына дәваланам. Дус-туганнарыма да киңәш иттем, алар да бу рецептның файдасын күрә.

Фото: аяк / фото ясалма интеллект иҗаты

Гөлшат Атнагулованың «Сәламәтлек» каналыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәш-табыш

Нет комментариев