Бәрәңге сабаклары саргайса, нишләргә?
Бу сорауга тәҗрибәле белгеч, Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов җавап бирде.
«Бәрәңге сабаклары саргайды. Хәзердән үк, ягъни июль ахырында ук болай булгач, уңыш булырмы икән?» – дип борчылып яздылар социаль челтәрләребездә. Әлеге сорау белән Чаллы мәктәпләрен бәрәңге, чөгендер, кишер белән тәэмин итүче тәҗрибәле белгеч, Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Ул бу очракта зур хуҗалыкларда да, шәхси бакчаларда да алып барырга тиешле эш турында аңлатты.
– Быел яз-җәй үзенчәлекле килде. Майның беренче ун көне салкынча булды, җир җылынып җитмәде. Ә әгәр бәрәңгене утырткач, озак вакыт салкын булса, ул авырый. Без – зур хуҗалыкларда эшләүчеләр вакытында тиешле препаратлар кулланабыз. Шәхси бакчаларда, билгеле, алай эшләмиләр. Азот җитешмәсә дә сабаклар саргая. Салкынча яңгыр яуса да, астагы яфракларда фитофтороз авыруы башланырга мөмкин. Бу – начар, җыеп алгач та бәрәңгене черетә торган авыру. Шуңа бу очракта да вакытында тиешле «дару» кулланырга кирәк. Шәхси хуҗалыкта бу авыру әле зур зыян салмаска да мөмкин, ә бездә, күләмле мәйданнардагы бәрәңгене саклап калу бурычы беренче урында тора. Бу эштә минем управляющием, улым Рәмис – «профессор» дип атарга була. Ул ничә гектарга ничә грамм, күпме доза кертергә, вак тамчылар беләнме, эрерәкме – барысын да исәпли, белә, җиренә җиткереп эшли. Бүгенге көнгә, Аллаһка шөкер, уңышларыбыз яхшы, – дип уртаклашты Минталип Исмәгыйлевич.
Аннан шәхси хуҗалыкларда уңышны саклау серләре турында бүлешүен сорадык.
– Әгәр сабаклар бөтенләй саргаеп төшмәгән булса, бакчачылар кибетеннән махсус препарат сатып алып, кулланырга киңәш итәм. «Химия» кулланудан курыкмаска кирәк, кеше дә бит авырганда шулай дәвалана. Дозасын гына тиешле күләмнән арттырмагыз. Бәлки бәрәңгегә азот, фосфор яки калий җитешмидер? Ул очракта да үсемлекләр авыруларга тиз бирешә. Фитофтороздан препаратлар бар, аларны файдаланып, уңышны саклап калырга була. Әгәр инде көчле рәвештә саргайган икән, берни эшләп булмый, сабагын чабып, берәр атнадан (бу вакытта бәрәңгенең кабыгы ныгый, җитешеп бетә, бәрәңгедә крахмал туплана) казып алырга кирәк. Ул бәрәңгеләрне эресен вагыннан аерып, сакларга салыгыз. Аңа кадәр базны яхшы итеп эшкәртергә онытмагыз – известь белән, ә иң яхшысы махсус төтен (дымовая шашка) белән зарарсызландырыгыз. Чөнки базның үзендә дә бик күп төрле авырулар булырга мөмкин, алар бәрәңгегә грипп кебек бик тиз йога, тәэсире көчле булырга мөмкин.
Тагын да алдарак эшләнергә тиешле эшләрне әйтсәк, бәрәңгене колорадо коңгызы, башка бөҗәкләргә, авыруларга каршы тору үзлеге бирүче махсус препаратлар белән эшкәртеп, яровойлаштырып утыртырга, тишелеп чыгуга (авыру билгеләре күренгәч, яфраклар саргайгач, соң була) фитофтороздан эшкәртергә кирәк, дип аңлатты тәҗрибәле фермер.
Минталип Миңнеханов кибетләрдә, ярминкәләрдә бәрәңгене сатып алу мөмкинлеге булуга карамастан, бакчада да утыртырга киңәш итә. Аның фикеренчә, бу эшне балалар, оныклар белән бергә башкарып, хезмәт тәрбиясе итеп тә куллану дөрес.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев