Куаклар һәм агачларга ашлама кертер вакыт җитте
Эссе җәйдән соң бакчада әлеге эшләрне башкарырга кирәк.
Җәй дәвамында зур (бигрәк тә җимеш бирә торган) үсемлекләр һәм алар астындагы туфракның уңдырышлылыгы бетә, шуңа күрә туклыклы матдәләр запасын тиз арада тулыландырырга кирәк. Көзен туфракка азотлы ашламалар кертмиләр, ә составында калий һәм фосфор булганнарына басым ясыйлар. Әлеге уңайдан «көзге» ашламалар, көл, суперфосфат, хлорлы калий куллану отышлы булачак.
Шулай ук быелгы коры җәйне исәпкә алып, агачларны яхшылап сугарырга кирәк. Туфрак 1-1,5 метрга кадәр чыланырга тиеш. Моның өчен яшь агачларга – 40, зурракларына – 50-70, бик зурларына 100 литрдан да күбрәк су кирәк. Шуны истә тотыгыз: моны яфракларның күп өлеше коелып беткәч эшләү зарур.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев