Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Помидор тизрәк өлгерсен өчен нинди ашлама сибәргә?

Аны сипкәч, серкәләнү процессы яхшыра, помидорда витаминнар арта, тәме яхшыра, уңыш арта.

Помидорларның өлгерүен тизләтү һәм фитофтора авыруын булдырмас өчен июньдә бор белән ашлама кертергә кирәк. Бу турыда интертат сайтында язылган.

Борлы ашлама сипкәч, серкәләнү процессы яхшыра, помидорда витаминнар арта, тәме яхшыра, уңыш арта. Бор помидорга бөтен үсеш чорында кирәкле матдә санала. Бор җитешмәсә, помидорларда җимшәннәр коела яки бөтенләй барлыкка килми.

Моның өчен бор кислотасын кулланалар.

Бор җитмәүне авырулар белән бутарга ярамый. Шуның өчен яфракларын күзәтеп торыгыз. Сәламәт куакта яфраклар куе яшел төстә була, тимгелле яфраклар булмый, диелә хәбәрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев