Безнең бакча

Сентябрьдә бакча эшләре

Сентябрь – бакчаны кышка әзерләү эшләренә керешә башларга да вакыт.

 Коры һава торса, яхшырак кышласын өчен, агачлар һәм куакларга су сибәргә кирәк. 
 Кура җиләгенең уңыш биргән, карлыган һәм крыжовникның картайган ботакларын кисәләр. Аларны, җылы түтәл ясаганда, аска салып калдырырга яки яндырырга кирәк. 

 Агачларның кәүсәләрен тикшерегез, корыган кайрыларны, лишайникларны чистартырга кирәк. Анда корткыч бөҗәкләр кышларга мөмкин. Агачларның кәүсәләрен һәм ботакларын агартырга кирәк. Ул кышын кәүсә ярылудан, язын кояш яндырудан саклаячак. 

 Бушаган түтәлләргә сидератлар чәчүне дәвам итәбез.  Сентябрь азагында чалмабаш (пион), флокс, ирисның яфракларын кисәргә кирәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бакчачы почмагы

Нет комментариев