Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Теплицаны язын әзерләү

Киңәшләрне тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина бирә.

Беренче эш итеп яхшылап тырмалап, теплицаны җыештырып алабыз. Аннары кер сабыны эремәсе яки белизна кушылган су белән стеналарын юабыз. Чиста су сиптереп чайкатабыз. 

Өченче этап итеп «табачная шашка» яндырабыз. Монысы корткыч-бөҗәкләр белән көрәшү ысулы. «Табачная шашка» зыянлы әйбер түгел, шикләнмичә эшләргә мөмкин. Әгәр инде узган елдан теплицада «паутинный клещ» кебек корткычлар калган булса, туфракны химик препаратлар белән эшкәртү кирәк (яшелчә утыртканчы бер ай алдан!). Фитофтороз күзәтелгән булса, туфракны фотоспорин белән эшкәртергә кирәк. Язгы мәлдә теплицаны яхшылап җилләтү дә кирәкле эш. Препаратларны күпмегә күпме кушасы савытында күрсәтелгән була. 

 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев