Үсемлекләргә нинди ашлама кулланырга?
Безнең бакча

Үсемлекләргә нинди ашлама кулланырга?

Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина киңәшләре.

- Рассадаларның көе юк, нишләргә инде дип, бик күп язасыз, дусларым. Менә сезгә бер табигый ашлама.

3 литр җылы суга:

100 грамм юеш чүпрә,
4-5 кашык шикәр комы салып, җылы урынга әчетергә куябыз.
Бер тәүлектән соң 6 литр суга 1 литр бражка кушып, үсемлекләрнең төпләренә сибәбез.

Бер дигән яхшы ашлама. Ике атнадан кабатларга мөмкин. Үсемлекләрегез күзгә күренеп ныгып китәләр, – дип яза бакчачы. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев