Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Виктория җиләкләрен көзге тукландыру

Үзенең киңәшләре белән бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина уртаклаша.

– Җиләкләрнең яфракларын кисеп чистарткач, яхшылап сугарабыз. Шуннан соң сыек кына итеп марганцовка эремәсе белән коендырабыз (бер төпкә 0,5-1 литр тирәсе). 

Икенче көнне азотлы ашлама кертәбез. Мочевина (10 литр суга 1 аш кашыгы, бер төпкә – аның зурлыгына карап 0,5-1 литр) яки тирес әчетеп сибәбез. Бераз су кушып әчеткән тиресне, тавык тизәген 10 литр суга 0,5 литр кушып, яки сыер тизәген 10 литрга 1 литр салып сыеклыйбыз. Алдан су сипкән җиргә, һәр төпкә 0,5-1 литр итеп, салып чыгабыз. Әгәр җиләкләрдә корткыч бөҗәкләр күзәтелгән булса, алдан агулыйбыз. Теләсә нинди агу куллансагыз да ярый, – ди бакчачы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев