2 июль 2021 яңалыклары
-
"Шәһри Казан. Язмыш": тормыш турында өр-яңа газета
2 июльдән “Шәһри Казан” газетасының җомга саны өр-яңа форматта чыга башлады. “Шәһри Казан. Язмыш” - “Татмедиа” тарихында беренче мондый газета.
-
Гөлсинә Сабыр: “Чаллыда канат ныгыттым”
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, автор-башкаручы, бик күп еллар Чаллыда яшәп иҗат иткән Гөлсинә Сабыр бер көнне редакциябезгә кунакка килде. Моннан 15 ел элек башкалага күчеп киткән иде ул. Үзе данлыклы Саба районы кызы. Чаллыда канат ныгыткан сандугачыбыз бүгенге көндә ничек яши, иҗат итә? Әйдәгез аның үзе белән корган әңгәмәдән белик.
-
Яңа җитәкчеләр билгеләнде
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы итеп Ирина Скрябина билгеләнде.
-
“Бисмилләһ” – иксез-чиксез хәзинә
Бала вакытта Бисмилләһ сүзен еш ишетеп үстек һәм ул тылсымлы сүзне үзебез дә әйтә идек. Аның татарча мәгънәсен аңламасак та, бик бөек, бик зур сүз булуын кальбебез белән тоя идек.
-
Чаллы кызы рекорд куйды
Башкортстанның Салават шәһәрендә авыр атлетика буенча Россия беренчелеге булды.
-
Яңа рәис билгеләнде
Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлгендә отчет-сайлау җыелышы булды.
-
Чаллы электробуслары Мәскәүдә
“КАМАЗ-62822 электробуслары илебез башкаласында йөри башлады.
-
Вакцинация ясату – имунитетны ныгыту
ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың ковидка каршы көрәш штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева Инстаграмда коронавируска каршы вакцина турында турыдан-туры эфир үткәрде. Анда сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәйретдинов вакцина ясату ковид эпидмиясен туктатуның бердәнбер ысулы һәм вакциналарның берсенең дә (чөнки составыларында “Covid-19”ны китереп чыгара торган антиген юк) авыруны китереп чыгара алмавы хакында әйтте.
-
Беренчесе әзер! Чаллыда төзеләчәк өч яңа балалар бакчасының беренчесе төзелеп бетте
131нче «Лучик» балалар бакчасы балаларны кабул итәргә әзер. «Евростиль» компаниясе Чаллының 63 комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзүне төгәлләде.
-
“Мастеровые” рус драма театры 2022 елда файдалануга тапшырылырга тиеш
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев социаль объектлар төзелешен шәхси контролендә тота. Шушы көннәрдә ул журналистлар белән бергә “Адымнар” полилингваль мәктәбе һәм “Мастеровые” рус драма театры төзелеше барышын карады.
-
10 көн чүлдә. "КАМАЗ-мастер" традицион раллида яңа йөк машинасы белән старт ала
1 июль көнне Омскида "Ефәк юл" халыкара раллиена старт алу тантанасы узды. Ун көнлек ярышларга "КАМАЗ-мастер" командасының җиде спорт экипажы, шулай ук ассистанс автомобильләре китте.
-
Чаллыда Иван Купала бәйрәме уздырылачак
10 июль көнне 18:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда Иван Купала – борынгы заманнарда җәйге кояш торгынлыгына туры килгән славян бәйрәме оештырылачак. Чараны шәһәрнең "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Чаллыда яшәп, иҗат итүче украина диаспорасы үткәрәчәк.
-
Татарстанда 441 яшь гаилә яңа торак программасы буенча фатир алды
Әлеге программа 2020 елның июлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.
-
Әлфия Когогина волонтерлар белән Чаллы хайваннар приютында булды
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина “Хәерле эшләр лигасы” волонтерлары белән бергә Чаллыда урнашкан “Азира” хайваннар приютында булды.
-
Быел ТР эшмәкәрләре үз бизнесларына ярты миллион сумга кадәр акча ала алачаклар
2021 елда Татарстанда бизнесменнарга үз идеяләрен тормышка ашыру өчен субсидияләр бирү башлана. Әйтик, үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча ала алачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.