Стрессны җиңәргә ярдәм итә торган ысуллар
Стресстан ничек котылырга белмисезме? Хәзер җиңәбез аны! 4 ысулын тәкъдим итәбез!
1. Гадәти душ. Душ керү генә дә тынычландыра ала. Берәр яхшы нәрсә турында уйлый-уйлый юынсаң, бигрәк тә. Барлык тискәре эмоцияләр юылып төшеп калыр.
2. Үлән чәе. Бер чынаяак кайнар тәмле чәй көч бирер һәм психологик киеренкелектән арындырыр.
3. Җыештыру. Өй, бүлмәне, шкафны тәртипкә китерү һәрчак тынычландыра. Шулай эшләгәндә баштагы уй-фикерләр дә тәртипкә киләчәк.
4. Саф һава сулап керү. 5-10 минут кына йөреп кайту да тынычландыра ала. Фикерләр дә тәртипкә киләчәк. Теләгән очракта талгын музыка да тыңларга мөмкин.
Фото:Яндекс.Дзен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев