4 август 2020 яңалыклары
-
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе мәктәпләрнең гадәти форматта эшләвенә әзерләнә
Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә укучыларны гадәти форматта кабул итәргә әзерләнә.
-
Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа ашлык уңышын җыйды
Республикада уңдырышлылык гектарыннан 40,6 центнер тәшкил итә.
-
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор татарстанлыларның җавапсызлыгы өчен борчыла
Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары көн саен ачыкланып тора, ул бер караганда, артып та, кимеп тә китәргә мөмкин. Бу безнең профилактика чараларын ничек үтәвебезгә турыдан-туры бәйле, дип белдерде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина
-
Сливадан телеңне йотарлык тәм-том: джем, повидло соус, кетчуп, сок ясау ЫСУЛЫ
Бакчаларыбызда сливалар өлгереп килә. Бу җимештән кайнатма, сок кына түгел, тәмледән-тәмле соус, кетчуплар да ясарга мөмкин. Иң җиңел эшләнелә торган иң “тәмле” рецептларны тәкъдим итмәкчебез.
-
Яр Чаллыда Залесный проспекты юлын капиталь ремонтлау тәмамланды
Яр Чаллыда төзүчеләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылган Залесный проспектында капиталь ремонт эшләрен төгәлләделәр. Башкарылган эшләрнең сыйфатын бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде.
-
Юрганга карап, аякларыбызны сузабыз
Коронавирус инфекциясе шәһәр икътисадына тискәре йогынты ясамый калмады. Казнага акча тиешенчә җыелмады.
-
Чаллыда ике кран бәрелешеп, җиргә ава. Зыян күрүчеләр бар
2 август Яр Чаллыда ике кран бәрелешеп, җиргә ава. Зыян күрүчеләр арасында кранда эшләүче 61 һәм 49 яшьлек ир белән хатын-кыз.
-
Югары уку йортларында битлек киеп йөрү мәҗбүри булачак
Яңа уку елында югары уку йортларында студентларга һәм укытучыларга битлек белән йөрү мәҗбүри таләп булачак, дип хәбәр итә Россия Фән һәм югары белем министрлыгының матбугат хезмәте.
-
«Уллары Ирек инде өч яшен тутырса да, үзе хәрәкәтләнә, аякларына баса алмый…»
Булатның хатыны Иркә иртән торып тагын базарга сәүдә итәргә китте. Бер генә көн булса да ял ит, бала янында бул, диясе бик килде аның. Ләкин, булдыра алмады. Ни дисәң дә, баланы терелтергә, дәваларга тагын бик күп акча кирәк бит әле. Газизеңнең күзеңә карап өзгәләнүләрен, сызланудан ыңгырашуларын, аркалары арудан борчылуларын, аякта чабып йөрүче нәниләргә карап, күзе белән алар артыннан йөгерүләрен күрү бик авыр. Бала хәсрәте тиңдәшсез хәсрәт икән ул.
-
Яр Чаллы шәһәренең төзелеп килүче спорт объектлары исем алды
Җиңүнең 40 еллыгы урамында төзелә торган яңа боз аренасы «КАМАЗ», Гренада паркындагы футбол манежы – «Победа» дип аталачак.
-
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлгән
10 кешене хастаханәләргә озатканнар. 19 кеше өйдә генә дәвалана.
-
Бозыммы? Билгесез кешеләр фотолары сибелгән кырмыска күче табылган
Нефтекама шәһәре янында гадәти булмаган кырмыска оясы табылган.
-
«Бу инфекция безнең белән озак вакыт булачак әле»
Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы пандемия чорында ничек эшли? Министрлыкта елның беренче яртысына нәтиҗә чыгардылар.
-
Кече улын суйган һәм олы улын чак кына үтермәгән ананы нинди җәза көткәне билгеле
Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатынны психиатрия стационарына мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр, ул пычак белән 2013 һәм 2017 елларда туган балаларына ташланган. Бу хакта ТР буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә.
-
Чаллының кайбер проспектларында вакытлыча светофор сүндереләчәк
4 августта 6:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр Мәскәү һәм Автозавод проспекты киселешендәге светофор сүндереләчәк.