Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа ашлык уңышын җыйды

Республикада уңдырышлылык гектарыннан 40,6 центнер тәшкил итә.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 процентын тәшкил итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көнгә республикада 1 млн 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — 40,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Зәй районы алда бара — 62,8 мең тонна. Икенче урында Буа районы — 59,5 мең тонна, өченче урында  Тәтеш районы — 51,4 мең тонна.

Июль азагында һәм август башында һава торышының начарланып китүенә дә карамастан, урып-җыю темплары көчәя бара. Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның чирегеннән артыгында җыелган. Мәсәлән, Яшел Үзән районында бөртекле культуралар — 33 процент, Әлки районында — 29 процент, Нурлат районында — 28,6 процент, Зәй районында 27,2 процент мәйданда суктырылган.

Иң югары уңдырышлылык Зәй районында — бүгенге көндә ул гектардан 62 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча алдынгылар арасында шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, узган елның шул датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 97,6 мең га мәйданда җыелган, 318,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык 32,7 ц/га булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев