Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор татарстанлыларның җавапсызлыгы өчен борчыла

Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары көн саен ачыкланып тора, ул бер караганда, артып та, кимеп тә китәргә мөмкин. Бу безнең профилактика чараларын ничек үтәвебезгә турыдан-туры бәйле, дип белдерде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина

"Бер мисал китерәм. Узган атнада троллейбуста кайтырга туры килде. Анда 28 кеше иде. Битлек һәм перчаткаларны бер мин генә кигән идем. Дүртесе битлекне ияге астына төшереп кигән. Калганнары - битлек һәм перчаткасыз, бер-берсенә янәшә утырганнар, өстәвенә икесе бертуктаусыз йөткереп бара", - дип билгеләде Авдонина журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясе барышында.

«Менә бу, күрәсең, икенче дулкынны көтүчеләрдер. Шуңа күрә тагын бер кат кисәтәм, саклану чаралары кулланырга кирәк. Маска һәм перчаткаларны киеп йөрү мәҗбүри. Социаль дистанция турында да онытмагыз ", - дип ассызыклады белгеч.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Бауман урамында кешеләрнең күпләп йөрүен билгеләде, аның сүзләренчә, биредә беркем дә саклану чараларын кулланмый. "Кызганычка каршы, "мондый тәртип" хөкем сөрсә, әлеге чир бездә озак яшәячәк әле һәм икенче дулкын килмәс дип тә әйтеп булмый. Чикләү чараларына кире кайтырга кирәк ", - диде министр урынбасары.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев