Чаллы Пенсия фонды белгечләре кисәтә
Шәһәрдә төрле мессенджерлардан хәбәрләр җибәрү юлы белән акча эшләүче мошенниклар барлыкка килгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларга 5 мең сум күләмендә түләү каралганлыгы турында хәбәр итә, тиз арада гариза язу кирәклеге турында әйтә. Пенсия фонды хезмәткәрләре бу ялган хәбәрләр дип белдерә: узган ел пенсия тулы күләмдә индексацияләнгән һәм өстәмә түләүләр өчен нигез...
Шәһәрдә төрле мессенджерлардан хәбәрләр җибәрү юлы белән акча эшләүче мошенниклар барлыкка килгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларга 5 мең сум күләмендә түләү каралганлыгы турында хәбәр итә, тиз арада гариза язу кирәклеге турында әйтә. Пенсия фонды хезмәткәрләре бу ялган хәбәрләр дип белдерә: узган ел пенсия тулы күләмдә индексацияләнгән һәм өстәмә түләүләр өчен нигез юк.
Узган ел июль аенда да моңа охшаш хәлләр була. Мошенниклар өстәмә түләү шарты белән пенсионерларга совет чоры курсы белән янәдән хисаплау өчен гариза язуда ярдәм тәкъдим иткән булалар, янәсе бу очракта 10 мәртәбә пенсия күләме артачак. Август аенда исә үзләрен ПФ хезмәткәрләре дип белдереп, телефон аша СНИЛС, банк картасы реквизитлары һәм башка мәгълүматларны алу очраклары ачыклана.
ТР буенча Пенсия фонды бүлеге барлык шикле очракларда "кайнар линия" гә (8-843-279-27-27) шалтыратырга яки мөрәҗәгатеңне Тelegram мессенджерында 8 (927) 419-27-27 калдырырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев