7 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чаллы мәктәпләре 100дән артык сыйныфны карантинга җибәрде
Чаллыда мәктәп укучыларының салкын тидереп авыруы күзәтелә. Хәзерге вакытта 139 сыйныф ябылып тора. Бу 4000гә якын бала дигән сүз. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, автокалада карантин 35 мәктәпкә кагылган.
-
Халыкара инвалидлар декадасында пенсия һәм пособие төрләре турында
3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә. Бу көн безнең арабызда чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнар булуын һәм аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклекне кабат искәртә.
-
Чаллыда газ шартлаудан зыян күргән фатирларны төзекләндерү башланды
Автошәһәр мэры зыян күргән подъездда яшәүчеләр Яңа елны үз фатирларында каршыларга тиеш, дигән бурыч куйды.
-
7 декабрьгә һава торышы
7 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы саклана.