7 декабрь 2021 яңалыклары
-
Бозга керү куркыныч
Елга өсте ныклап катып та өлгермәде, балыкчылар инде бәке тишеп, кармак салырга ашыга. Коткаручылар шәһәр янында шундый 8 урынны ачыкланганнар.
-
Резидентлар уңышлы эшли
Чаллы – Россиядә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусына лаек булган беренче шәһәр. Ул бу дәрәҗәгә моннан 6 ел элек ия булды. Шул вакыт эчендә шәһәрдә 39 яңа предприятие шундый ук статус алды. Алар җитештерүне эшләтеп җибәрүгә 21 миллиард сум инвестиция җәлеп иткәннәр. Нәтиҗәдә 6197 өстәмә эш урыны булдырылган.
-
Документларны тикшерегез!
Федераль законга үзгәрешләр керү уңаеннан хәзер нотариуслар, күчемсез милеккә Росреестр үткәрү белән берлектә, сатып-алу килешүләрен дә раслый алалар. Шулай ук алар үзләре раслаган килешү өчен җавап тотачаклар. Нәтиҗәдә, күчемсез милекне хосусыйлаштыру һәм шуңа бәйле сатып-алу килешүләрен теркәү срогы 5 эш көненә кадәр кыскара.
-
Өлкәннәр һәм студентлар борчу тудыра
Хакимияттә узган киңәшмә, гадәттәгечә, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариевның шәһәрдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять турындагы чыгышыннан башланып китте. Ул хәлнең һаман да киеренке булуын искәртте.
-
Чаллыда ярминкәләр дәвам итә
Шимбә көнне Тукай Яр буенда, «Южный» агросәнәгать паркында һәм ипподромда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Анда 13 муниципаль районнан 147 тоннадан артык азык-төлек алып килделәр.
-
«Шатлык» – җиңүче
«Шатлык» балалар бакчасы Татарстанның мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларының балалар театр коллективларының республика бәйгесе призеры булды.
-
Татарстан халкы җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирә ала
Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен кулланыла.
-
«Татар кызы – 2021» бәйгесендә кем җиңде?
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда башлангыч сыйныфта укучы кызлар арасында «Татар кызы – 2021» бәйгесе финалы үтте.
-
Яңа елны үз фатирларында каршы алачаклар
Көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында төзекләндерү эшләре актив дәвам итә.
-
Ярма кортламасын дисәң...
Кухняда ярмаларга корткычлар ияләшмәсен өчен берничә ысул бар. Салкында сакланган ярмаларга корткычлар ояламый. Дөгене генә туңдырып булмый. Ул салкында торса, пешергәч уалып бетә.
-
Куар-кодсызларга – штраф
Узган атнада җәмәгать транспортында куар-кодсыз йөргән 34 кешегә карата беркетмә төзелгән.
-
Шәһәрдә 8790 вакансия бар
Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 10 934 кеше мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә биредә 1 182 кеше эшсез дип теркәлгән.
-
Вакцина ясатучыларга – премия
«С.П.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты» халык предприятиесендә эшләүчеләрнең 94%тан артыгы коронавируска каршы вакцина ясатты.
-
Ике җитәкче Түбән Кама башкарма комитетына эшкә чакырылды
Чаллыдан ике җитәкче Түбән Кама башкарма комитетына эшкә чакырылды.
-
Чаллы – иң яхшы моношәһәр итеп танылды
Чаллы 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең уңышлы эшләүче моношәһәрләре унлыгы исемлегенә керде.