Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мәктәпләре 100дән артык сыйныфны карантинга җибәрде

Чаллыда мәктәп укучыларының салкын тидереп авыруы күзәтелә. Хәзерге вакытта 139 сыйныф ябылып тора. Бу 4000гә якын бала дигән сүз. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, автокалада карантин 35 мәктәпкә кагылган.

Роспотребнадзор идарәсе исә, авыручылар арткан вакытта сыйныфларны аерып саклау хокукы, уку йортлары директорларына бирелүен искәртә. Шәһәрдә берәм-берәм авырый торган балалар да, ябык сыйныфлар да бар. Мондый төркемнәрдә балаларны бер-берсеннән аерып, өйдә укыту каралган.
Бүгенге көндә шәһәрдә кисен респиратор-вирус инфекцияләре йоктыручылар саны арта бара. Илгизәр Бариев сүзләренә караганда, авыруларның көчәюе бу елда күзәтелә торган гадәти күренеш. Бу хәл 6 яшькә кадәрге балаларга һәм мәктәп укучыларына кагыла.
– Укучылар каникулдан чыккач, авыручылар саны артты. Федераль санитар кагыйдәләр таләпләре нигезендә, мәктәп җитәкчеләре укучыларның 20%ы булмаса, сыйныфны тарату һәм дистанцион укытуга күчерү турында карар кабул итәргә хокуклы, – диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.

 

Гөлия Ибатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация