Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Буада бер ай элек Кыят күперендәге фаҗигада суга баткан егет табылды

Ул куакларга эләгеп калган һәм Зөядә су кимегәч, өскә чыккан

11 мартта Кыят күпереннән чыкканда трактор суга төшеп китеп, аннан ике кешенең чыга алуын, ә бер егетнең су төбенә төшеп китеп, аны таба алмаулары турында язган идек. Бер айдан соң шул югалган егет – Рус Киштәге авылыннан Александр Сиротовның гәүдәсе табылды, дип яза “Байрак” газетасы.

“Аны ун көннән артык төрле юллар белән эзләделәр. Аннан соң 1 нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары көн саен диярлек Ивашевкадан (бүген гамәлдә булмаган ГЭС) Килдуразга кадәр 33,5 километр арада моторлы көймәдә ярларны тикшереп торды. Бүген көндезге сәгать 12ләр тирәсендә батучының җәсәде ГЭСтан агым буенча 1070 метр ераклыкта уң як ярда коткаручылар тарафыннан табыла. Ул куакларга эләгеп калган һәм Зөядә су кимегәч, өскә чыккан” диелә хәбәрдә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев