Яңалыклар тасмасы
Аракы төягән 4 машина бәрелешкән
948
0
0
Төмән өлкәсе спиртлы эчемлекләрсез калган.
Төмән өлкәсендә инде икенче көн кар ява. Катлаулы һава шартлары төбәк юлларында берничә авариягә сәбәпче булган. Кичә Шадринск - Ялуторовка төбәк автомобиль юлының 153нче чакрымында "Красное и Белое" компаниясе карамагында булган дүрт йөк машинасы бәрелешкән.
Башта «Исудзу» шоферы, тизлеген арттырып һәм дистанцияне сакламыйча, алдагы «Хино»га барып бәрелә. Соңгы автомобиль юл читендә торучы тагын бер «Хино»га чәкәлә, ә ул, үз чиратында, алдагы «Исудзу» өстенә килеп менә. Авариядә ике шофер яраланган, аларның берсе авыр җәрәхәтләр алган, дип яза Кызыл Таң.
Фото: kp.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев